ТҮБӘНЛЕК и. 1) геогр. Океан өсте тигезлегеннән 200 метрдан биегрәк булмаган җирләр (гадәттә тигезлек). --- Каспий диңгезе буендагы Каспий буе түбәнлегенең күбрәк өлеше океан өсте тигезлегеннән түбәнрәк ята (яр буенда 26–28 м га), амазонка түбәнлеге – океан өсте тигезлегеннән 200 м дан да югары түгел. Физик география. Көнбатыш Себер түбәнлеге өлкәнең көнчыгыш өлешен биләп тора. Фән һәм тел

2) Иңкүлек, иңкү җир; уйсулык. Олы юлга чыга торган туп-туры озын урам, түбәнлектә урнашкангамы, карга чумып утыра. А.Вергазов. Авыл тау өстендә утырса да, аның болыннары, Сабантуй урыннары, көтүлекләре, хәтта күпмедер чәчүлек җирләре дә Агыйдел буендагы түбәнлекләрдә. Ә.Моталлапов

3) сөйл. Тәбәнәк урын. Бу су, ярларының түбәнлеге аркасында, әледән-әлегә суын эчендә сыйдыра алмыйча таша. К.Тинчурин

4) күч. Намуссызлык, кабахәтлек; түбән теләкләр, түбән хисләр белән эшләнгән эш-гамәл. Кыз бала ышаныч күрсәтә дип, андый түбәнлеккә бармыйлар инде. М.Хәсәнов. Кеше ни өчен газап күрә, төрле түбәнлекләр һәм рәнҗетүләргә дучар ителә? Р.Мөхәммәдиев

5) күч. Мескенлек, фәкыйрьлек; кимсетелү; намуска тия торган хәл. Ул минем белән авылдан авылга хәер сорашып йөрүне дә, дөньяда иң зур авырлыкны, түбәнлекне дә бергә кичерде. А.Әхмәт. Рядовой колхозчы булып калу башта аңа түбәнлек булып тоелса да, тора-бара анысына да күнегер, ул да бүтәннәрдән ким эшләмәс иде. В.Нуруллин

6) күч. Сыйфаты яки санлы бәяләмәсе ягыннан түбән булу. Кайбер язучыларыбыз үзләрендәге идея түбәнлеген яки идеясезлекне «матур форма», «матур сүзләр» белән капларга тырышалар. Һ.Такташ. Кыскасы, үзеңнең аз тәэмин ителгәнеңне, өйдәге температураның түбәнлеген исбатлау, лифтта йөрмәвеңне, лифтның эшләмәгәнлеген раслап йөрү – үзеңнең дөя түгеллегеңне дәлилләп йөрү белән бер булачак. Татарстан яшьләре

7) күч. Кече күңеллелек, илтифатлылык, түбәнчелек. Күтәрмә баш югары, кыл түбәнлек, Түбәнлектән табарсың күп иминлек. Г.Утыз Имәни. [Улың] түбәнлек белән гафу үтенсә, патшаның күңеле киң, бәлки, гафу итәр. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә