ТҮБӘНЛӘ’Ү ф. диал. к. түбәнәю. Әйдәгез! Кояш бик түбәнләде. М.Фәйзи. Ул шәһәрләрне, авылларны яндырып, талап, Идел буйлап Хәзәргә кадәр түбәнләде. И.Хуҗин

Түбәнләп ташлау Ачу, кызулык, ялгышлык белән түбәнләү. Аермый башлады Яманны яхшыдан. Түбәнләп ташлыйлар Яхшыны шакшыдан. И.Киньябулатов

Түбәнләп тору Даими, әледән-әле яки хәзерге моментта түбәнләү

Түбәнли бару Торган саен күбрәк түбәнләү

Түбәнли башлау Түбәнләргә керешү

Түбәнли китү к. түбәнли башлау. Юлда Каран күперен чыккач та, минем бу юлдаш абзыкай җирән юргасын унга борды да, куаклык буйлата юырттырып, Кызыл Яр ягына түбәнли китте ---. Казан утлары

Түбәнли төшү Бераз түбәнләү; тагын да түбәнләү. Машинабыз бер үр менеп, бер түбәнли төшеп бара бирде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә