ТҮБӘНЛӘНҮ ф. диал. 1) к. түбәнәю. Ай түбәнләнә һәм кызара, йолдызлар гүя күз яше аркылы карап елмаялар ---. Ш.Камал 2) Түбәнчелек күрсәтү, тулысынча буйсыну; үз дәрәҗәсен төшерү. Һич элекке төсле алдыңда түбәнләнмим хәзер; Без ераклаштык, ишет: син – син хәзер, мин – мин хәзер. Инде әмриткән сүзең дә аяте Коръән түгел ---. Г.Тукай. Башта ул кыз белән карчык турында уйлады. Ни өчен алар бу чаклы түбәнләнәләр? Кемгә кирәк аларның ялагайлануы? Г.Кутуй 3) күч. Үзен түбән җанлы кеше итеп күрсәтү, әшәкелек эшләү, кабахәтләнү, намуссызлану 4) күч. Үзен мәсхәрәле, намусына тия торган хәлдә тою; кимсенү, хурлану Түбәнләнә бару Торган саен түбәнләнү Түбәнләнә башлау Түбәнләнүгә таба бару Түбәнләнә төшү Бераз түбәнләнү Түбәнләнеп килү Әкренләп түбәнләнү Түбәнләнеп китү Бер моменттан, бер җирдән башлап кинәт түбәнләнү. Шуларны уйлагач, күзем түбәнләнеп, күңелем сүрәнләнеп китә, ә казакъ кардәшләргә карата ак көнчелек уяна. Р.Гыйлемханов |