ТҮБӘНДӘГЕ’ЧӘ рәв. Алга таба әйтелгәнчә, күрсәтелгәнчә, тасвирланганча. Мәдрәсәдәге тормышның рәвеше түбәндәгечә иде: таң алдыннан, иртә намазыннан элек, шәкертләрнең һичберсе калмыйча урыннарыннан торырга мәҗбүрләр. М.Гафури. Мәгариф эшенә алга таба да даими игътибар бирүен ул бу эшкә зур милли вазифа йөкләнү белән бәйли һәм ул вазифаны түбәндәгечә аңлата ---. Ф.Мусин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә