ТҮБӘНДӘГЕ с. 1) Астагы, аста урнашкан. Түбәндәге атлылар, төялеләр ак чаршау өстендә кырмыскалар үрмәләгән төсле --- күренәләр. Ш.Камал. Түбәндәге рус авылында тынлык, юл буендагы телеграф баганалары карасу боз белән капланганнар. М.Мәһдиев. Ә беләсеңме, иң кызыгы шунда: мин һәрвакытта да түбәндәге җирне, урманнарны, елгаларны гел менә шулай, самолёт тәрәзәсеннән күргән кебек күрә идем. Аманулла

2) Алга таба языла, күрсәтелә, сөйләнелә торган. Кәгазьдә түбәндәге хәрефләр тезелгән иде ---. Г.Афзал. Кырымга патша исеменнән түбәндәге эчтәлекле хат җибәрелде ---. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә