| ТҮБӘНГЕ с. 1) Чагыштырмача уйсулык җирдә, түбәндә, аста урнашкан; аскы, астагы. Уйларыннан арынып бетмәгән килеш кайтып җитеп капканы ачуга, тышкы баскычның түбәнге басмасында тезләрен кочаклап утыручы хатынны күреп, тәмам аптырашта калды. Ә.Моталлапов. Аннан соң инде сумкаңны тотып, тәмәке төпчекләре ташланган баскычлар буйлап түбәнге катка төшеп китәсең. М.Галиев 2) Елганың тамагына якын булган. Түбәнге Мисырда су июнь аенда күтәрелә башлый һәм сентябрь ахырына кадәр дәвам итә. Н.Фәттах. Соңгы вакытта, Иделнең түбәнге агымына йөри башлаганнан бирле, --- без Казанда элеккеге кебек еш булмыйбыз. С.Сабиров 3) Иерархияле иҗтимагый системада башлангыч, беренчел. Борынгы җәмгыятьнең иң түбәнге баскычын азык җыю хуҗалыгы, таштан ясалган эш кораллары, тотемизм һәм ыруглык строе гәүдәләндерә. Ватаныбыз тарихы. --- ул комсомолның түбәнге оешмаларына практик җитәкчелек итте, директивалар бирде, күрсәтмәләр басты, юллар күрсәтте, эш формалары турында фикер алышулар ачты, тәҗрибәләрен бүлеште. Мирас 4) иск. Алдагы, киләсе, әйтеләчәк, күрсәтеләчәк. Түбәнге мәкалә әнә шул көрәшләр вакытында пантюркизмга каршы фронт ягыннан әйтелгән фикер булды. Г.Ибраһимов. Без татар сүзләренең бу хасияте белән азрак файдалану өчен --- түбәнге ике кагыйдәне генә хәтердә тотарга кушабыз. Г.Алпаров 5) к. түбән1. (12 мәгъ.). Италиядә парламентның түбәнге палатасын 630 депутаттан 512 гә калдырганнар. Шәһри Казан. Әлеге чарада Россия парламентының түбәнге палатасы башлыгы Борис Грызлов катнашкан. Ватаным Татарстан |