ТҮБӘНӘЮ ф. 1) Югарыдан аска таба юнәлү, югарылыгын югалту; түбәнгә төшү, җир өстенә якынаю. Буй үскән саен, күк түбәнәя. Яшь арткан саен, яшь кызлар күбәя. Р.Зәйдулла. Әңгәмә түгәрәкләнгәндә, кояш түбәнәеп, ешкынлык арасына сизелер-сизелмәс кенә караңгылык иңә башлаган иде. З.Фәйзи 2) Берәр халәтне күрсәтә торган билгеләр, сыйфатлар кимү, нәрсәнеңдер интенсивлыгы бетү. Соңгы 20 ел эчендә кешенең ис һәм тәмгә сизгерлеге бик нык түбәнәйгән. Н.Измайлова. Ләкин җитәрлек кадәр югары температураларда тиз бара торган реакцияләр, температура түбәнәйгәндә, кинәт әкренәяләр яки бөтенләй туктап калалар. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр 3) күч. Хурлыклы хәлгә калу, кимсетелү, дәрәҗәсе төшү. Нинди авыр елларда да, башка күпләр түбәнәйгәндә, гаиләләре фәкыйрьлек-мескенлеккә дучар булганда, ул үзенең бу оясын саклады гына түгел, ныгытты, беректерде. М.Маликова Түбәнәеп алу Азга гына, вакытлыча түбәнәю. --- статуслары вакытлыча түбәнәеп алган Иске Ашыт, Шурабаш мәктәпләренең торышы, сакланышы Яңа Кишетнекеннән югарырак бәя алдылар. Арча хәбәрләре Түбәнәеп бару Әкренләп түбәнәю. Керсез карны алсуландырып, әкрен генә түбәнәеп барган кояш та нәкъ шушындый булгандыр, бер ягы кителеп, юкарып калган сары йөзле карт ай да ---, кояш баеганны көтмичә, күккә менеп киткәндер... М.Маликова Түбәнәеп бетү Нык түбәнәю, тәмам түбәнәю. Чыгыш ясаучының баштагы көр тавышы йомшара, бөтенләй түбәнәеп бетә. Ф.Садриев Түбәнәеп калу Берәр тәэсирдән түбәнәйгән хәлгә килү. Үрләрем... Нигә хәлләреңне белмәдем? Кинәт үзем түбәнәеп калдым. Кайда минем утлы төннәрем?.. И.Юзеев. Күк йөзен иртәдән бирле соры болыт баскан, түбәнәеп калган гөмбәз җанны изеп тора сыман. Р.Зәйдулла Түбәнәеп килү Әкренләп түбәнәю. Бөтен тирә-ягы ерактан ук сөзәк кенә түбәнәеп килгән шау чәчәкле тигез ялан. Ә.Еники. Кояш кызарып, түбәнәеп килә, юллар тузан томанына уралган, күңел төшенке иде. М.Маликова Түбәнәеп китү Кисәк, ирексездән түбәнәю. Дөрес, кайчакта өлгерешнең бераз түбәнәеп киткән мизгелләре булгалады. Р.Вәлиев. Кан басымы шунда ук 30 берәмлеккә түбәнәеп китәчәк. Кызыл таң Түбәнәя бару Торган саен ныграк түбәнәю. Аннары [аэроплан], түбәнәйгәннән-түбәнәя барып, ниһаять, ипподром эчендә күздән югалды... М.Хәсәнов. Очкыч, әкрен генә түбәнәйгәннән-түбәнәя барып, кыеклап суга кереп тә китте. Р.Сәгъди Түбәнәя башлау Түбәнәергә тотыну. Очкыч сагаеп кына түбәнәя башлады һәм тиздән соргылт томан эченә чумды. М.Юныс. Көпшәдән гаять зур тизлектә очып чыккан снаряд 90 секунд эчендә 40 километр биеклеккә күтәрелә, аннан инде түбәнәя башлый ---. Кызыклар дөньясында Түбәнәя килү Эзлекле рәвештә, әкренләп түбәнәю. Ике яклап түмәрләр куелган. Түмәрләр ишеккә таба түбәнәя киләләр. М.Хәбибуллин Түбәнәя тору Әледән-әле яки даими рәвештә түбәнәю; билгеле моментка кадәр түбәнәю. --- аның күңел кошы ашкынулы хисләр белән атна буе күкнең иң биек ноктасында кагынудан башлап, әкертен-әкертен түбәнәя --- торды. Ә.Баян Түбәнәя төшү Бераз түбәнәю; тагын да түбәнәю. Татарлар хәзер Төркестанда сан ягыннан элеккедән дистәләрчә мәртәбә күбрәк, ләкин иҗтимагый тормышта әһәмиятләре бүген элеккедән бик нык кими, түбәнәя төшкән. Т.Әйди |