ТҮБӘНӘЙТҮ ф. 1) Түбәнгәрәк, аскарак төшерү, җир өслегенә якынайту. Үпкәлә син соры болытларга: Түбәнәйтте алар күгемне. Тәбәнәк тә, тар да хәзер дөнья – Сыйдыралмыйм анда күңелне. Р.Вәлиев

2) Көчен, интенсивлыгын, тизлеген һ.б.ш. билгеләрен киметү, азайту. --- эрозия процесслары --- туфрактагы микроорганизмнарның кимүен көчәйтәләр, шуның белән туфракларның микробиологик эшчәнлеген һәм аларның уңдырышын бик нык түбәнәйтәләр. Күпьеллык үләннәр. Болытлы көндә --- температураны түбәнәйтергә кирәк, юкса болытлы көндә температура югары булса, үсемлекләр сулыш алу өчен туклыклы матдәләрне күп тоталар. Яшелчәчелек

3) күч. Кимсетү, кеше алдында хурлыклы хәлгә кую, абруен төшерү, кешелек дәрәҗәсенә тию, түбәнсетү. Эшсезлек сине коллективтан аера, түбәнәйтеп, кимсетеп күрсәтә. М.Юныс

4) күч. Әһәмиятен, дәрәҗәсен башкалардан кимрәк итеп күрсәтү. Балачакта һәркайсыбыз – кечкенә бер язучы. «Кечкенә» дип әйтү бу очракта һич кенә дә кечерәйтеп яисә түбәнәйтеп әйтү түгел. Р.Низами. Әмма беренче курслар алдында үземне түбәнәйтәсем килмәде ---. Ф.Яхин

Түбәнәйтә бару Торган саен ныграк түбәнәйтү. Һәр көнне суның температурасын берәр градуска түбәнәйтә барыгыз. Шәһри Казан

Түбәнәйтә башлау Түбәнәйтергә тотыну

Түбәнәйтә бирү Бернигә карамый түбәнәйтү. Төнге караңгылыкта прожектор яктысы самолётка таба үрмәләгәндә, очыш биеклеген түбәнәйтә биреп, бомбага тотасы урынга төгәл килә дә, бомба люгы ачылганда, туктап калгандай алым куллана. Ф.Вахитов

Түбәнәйтә төшү Бераз түбәнәйтү; тагын да түбәнәйтү. Аннары, тәрәзә аша урамга карап, бераз тыныч торганнан соң, тавышын түбәнәйтә төшеп өстәде ---. Марс Шабаев

Түбәнәйтеп җибәрү Бераз түбәнәйтү. Өстәвенә, автор бу героен ясалма хәлләргә куеп та түбәнәйтеп җибәрә. Казан утлары

Түбәнәйтеп калу Түбәнәйтергә өлгерү; түбәнәйтү белән чикләнү. Болар барысы да, тыңлаучыларның музыкаль һәм эстетик зәвыгын түбәнәйтеп кенә калмыйча, --- музыка сәнгате алдында торган изге бурычларның һәм, ниһаять, аның миссиясенең дә әһәмиятен югалта. М.Макаров

Түбәнәйтеп килү Алдан ук, эзлекле рәвештә түбәнәйтү

Түбәнәйтеп кую Кисәк түбәнәйтү. Ул тиз арада гарәп илләрендә нефть чыгаруны арттыруга ирешеп бәяләрне элеккедән дә түбәнәйтеп куячак, һәм без ислам дөньясындагы соңгы дусны да, озак еллар файда китерердәй контрактларны да югалтачакбыз. Безнең гәҗит

Түбәнәйтеп тору Даими рәвештә, әледән-әле яки вакытлыча түбәнәйтү. Эш хаклары да иң түбән дәрәҗәгә төште. Эшчеләр «үзләре теләп» таралып бетсен өчен, юри дә түбәнәйтеп торалар иде шикелле анысын... З.Мифтахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә