ТҮБӘН с. 1. 1) Җиргә яки берәр җирлек өстенә якын 2) сөйл. Аскы, астагы. Алар этажында беренче курс кызлары яши, югары курслар түбәнрәк бүлмәләрдә торалар иде. Х.Ширмән. Мин ул чакта Вәли байның теге өлкән урамдагы зур таш пулатының түбән катында – җир астында тора идем. Р.Гайфуллина 3) к. түбәнге (1 мәгъ.). [Миңнулла], Якубны өйдә очрата алмагач, --- түбән очка таба төшә башлады. И.Гази. Гөлгенә белән иңне иңгә терәп түбән очтан менгәнне Наиләсе күрсә ни уйламас. А.Гыйләҗев 4) Уйсу; иңкү. Шәһәр ягындагы тау өсте бакчасыннан караганда, каршыдагы түбән якта искиткеч матур иксез-чиксез бер күренеш ачыла. Ш.Камал 5) Елганың агымына карата астарак урнашкан. Хан аны [Сарбай ханны] колач җәеп каршы алды, Иделнең түбән якларын сакларга кушты. М.Хәбибуллин. Сәгатьтән карап белмәдем, ә бу турыдан ярты чакрымнар тирәсе түбәндәрәк булган комлы кичүгә көтүнең туплауга төшүен күреп чамаладым. Ә.Гаффар 6) Сәләте, белеме, акыл, эш дәрәҗәсе, яше һ.б.ш. сыйфатлары ягыннан кемнән булса да калыша торган; кайтыш, кечерәк. Телеграммасына караганда, түбән белемле дип булмый моны. Ш.Рәкыйпов. Ә инде ирнең хатыны дөньяга иң әүвәл үзен күрсәтеп барса, ул ирнең дәрәҗәсе түбән дигәнне аңлатыр. Ә.Гаффар 7) Сыйнфый яктан хокуклары һәм матди мөмкинлекләре чикләнгән. Бу боерык --- төптән уйлап өйрәнелсен һәм түбән чиннарга һәрьяклап аңлатып бирелсен. Ш.Рәкыйпов. Ә шул вакытта түбән катлау балаларының берничә буынына югары белем алу ишекләрен бөтенләй ябарга туры киләчәк. Җ.Тәрҗеманов 8) лингв. Урам теленә хас булган. Түбән стильдә язу 9) сөйл. Намуссыз, оятсыз, әдәпсез. Шулай ук син мине шундый бозык, түбән кеше дип уйладыңмы, Хәмит. Р.Ишморат. Андыйлар бөтенесе шулай түбән җанлы бит. Баер өчен, зур кеше булырга да кирәкми. З.Фәйзуллин 10) Тиешле югарылыкта булмаган, үсеш алмаган. Мичурин иске Россиядә бакчачылык эше нинди түбән, кызганыч, башлангыч хәлдә булуын күрсәтә. А.Бахарев, П.Яковлев 11) Кайбер вәкиллекле органнарның киңрәк составтагы, азрак вәкаләтле өлешен тәшкил иткән. Узган атнада Япония парламентының түбән палатасына сайлауларда либерал-демократлар партиясе җиңеп чыкты. Шәһри Казан 12) күч. Газаплы, мәшәкатьле; тар. Гали рухың бу түбән дөньяны һич тиңсенмәде. М.Гафури 13) күч. Бозык, азгын; мәгънәви кыйммәте аз булган. Бу Кояш, бу Көн, бу Тормыш каршында синең ялган хыяллар, түбән хисләр белән сугарылган гомер кисәгең бернигә дә тормый... Г.Гыйльманов. Кайда түбән хисләр, ниятләр, бозыклык, кайда нәфрәт, сугышлар, ярсулык, дошманлык – анда һәлакәтләр, аварияләр, катастрофалар. Әдипләр 14) күч. Кимсетүле, түбәнсетүле. – Күзе төшкән бер иргә сылана торган хатын икән ләбаса ул! – дигән түбән караш туу бик күңелле түгел ич. Ш.Камал // Хурлыклы, мәсхәрәле. Мин аңа хатынымны яманламас идем, чөнки хатын яманлаудан да мәгънәсез, түбән эш юк. Ә.Еники. Бу уйлар --- нигездә улына юнәлдерелгән: хурлыклы, түбән юлга баскан улына карата әрнүле мөнәсәбәт ап-ачык булып ярылып ята ---. Х.Сарьян 15) күч. Сыйфаты ягыннан башкалардан кайтыш. Яңа программа исә түбән сортлы агачны да кирәкле юнәлештә файдалану мөмкинлеге бирәчәк. Ватаным Татарстан 16) күч. Бәяләнүе, кыйммәте аз булган; микъдары, көче, дәрәҗәсе һ.б. сыйфатлары аз саннар белән бәяләнә торган. Ул көнне Хатим Миннебаеч --- нишләптер группаның иң чибәр кызына да түбән билге куеп чыгарды. М.Галиев. Кар астында мондый урман туфрагының температурасы еш кына 0 градус тирәсендә була, гадәттә ул 1 – 2 градустан түбән төшми. Ботаника 17) күч. Арзан, очсыз. Кешегә караганда түбән бәягә алучы булгач, җәмәгать риза була. М.Гали. Ризык шәһәр кафесындагыдан тәмлерәк, бәясе берничә мәртәбә түбәнрәк. Т.Әйди 18) күч. Интеллектуаль яктан тиешле дәрәҗәдә булмаган. Әтиеңне дә юкка гына үзеңнән түбән белгеч итеп исәплисең. Р.Ишморат 2. рәв. мәгъ. 1) Җиргә якын, түбәнтен, астан 2) Аска, аска таба. Кояш та яхшы ук түбән төшкәнен --- уйлап, --- алга таба киттем. М.Гафури. Бераз баруга юл түбән төшә башлады. Ф.Яруллин. Мөршидә оялып башын түбән ия. Р.Ишморат. Капчык эченнән язу килеп чыга: «Тот капчыгыңны, авызын түбән таба куеп...» И.Юзеев 3) Язма текстның алдагы өлешендә, алга таба, киләчәктә. Түбәндә, тулаем сумманы чыгарып, «җәмгысы – ике мең тәңкә» дип язылган иде. А.Тимергалин. Түбәндә сүз алып барылачак урысча текстларны иң беренче булып Н.Н. Ардашев үзенең --- мәкаләсендә китергән. С.Алишев. Түбәндә ул хатның күчермәсен китерәм. С.Ибраһимова 4) Канәгатьләндермәслек дәрәҗәдә, начар. Пани, сез минем хакта алай түбән уйламагыз ---. М.Хуҗин 5) Белем дәрәҗәсе ягыннан артта. Кадрларның күпчелеге музыка һәм вокаль культуралары ягыннан бик түбән торалар. М.Җәлил. Яшьләре минем белән тиң --- булып та, укулары түбән булган малайлар минем белән якын дус булып тору юлларын эзли башладылар. М.Гафури // Сәләте, акыл, эш дәрәҗәсе, яше һ.б.ш. сыйфатлары башкаларныкыннан ким // Аз, бәясен ким итеп, арзан итеп. З.Рәмиев [шагыйрьләргә] --- гонорарны да түбән түләми. З.Бәшири. Базарда итекнең кыйммәте бик түбән төш[те]. Г.Тукай 6) Артта, элек. Гаиләм, җылы почмагым, тыныч тормышым, яшәү дәверендә барлыкка килгән элемтәләрем – барысы да түбәндә калды. М.Юныс 3. и. мәгъ. 1) Ас, аскы урын. Өч көн үткәч кенә, аның гәүдәсе кайдадыр Дим түбәнендә килеп чыккан. М.Кәрим. Түбәнгә төшү 2) Сәләте, акыл, эш дәрәҗәсе, яше һ.б.ш. сыйфатлары ягыннан кемнән булса да калыша торган кеше. [Аделя:] Мин ничә еллар инде үземнән түбәнгә килеп тап булырмын дип куркам. М.Мәһдиев. Ник без үзебездән түбәннәрдән гыйбрәт алмыйбыз икән дә гел-гел югарыга үрләгәннәргә карыйбыз икән?! А.Гыйләҗев 3) Ишеккә якынрак булган урын; киресе: түр. Син, зинһар инде, шунда рәтләп кунакларны карап утырта күр. Гарифә кодагый түбәнгә кала күрмәсен. Г.Камал 4. хәб. функ. 1) Төптә, аста булуны белдерә. Иртәдән бирле карлыгачлар да түбән очалар. Т.Гыйззәт. Кояш төшә баю уңаена, Түбән инде кояш, бик түбән... Ф.Гыйззәтуллина 2) Интенсивлыгы, дәрәҗәсе һ.б.ш. белән кимрәк, арттарак булуны белдерә. Гөлнур --- каршы төшеп: – Отчётта һәр савымчыга уникешәр сыер дип язылган. Ә чынында нәрсә?.. Шулай алдашуыбызга да карамастан, күрсәткечләребез гаять түбән. М.Хәсәнов. [Марат] Училищеда --- укыту-өйрәтү системасы түбән. З.Фәйзуллин ◊ Түбән авыл этләре (көчеге) өрү гади с. Ашыйсы килү, ачыгу. Түбән җанлы Тәрбиясез, әхлаксыз. – Кыланышларын күрсәң, бер ач мескен диярсең... – Андыйлар бөтенесе шулай түбән җанлы бит. З.Фәйзуллин. Түбән китү к. түбән тәгәрәү. --- электән саклык ашлык-фәлән дә булмаганга күрә, безнең тормышның матди ягы да күзгә күренерлек түбән китте. М.Гафури. Түбәннән (башлап) югарыгача (югарыга кадәр) Системаның барлык буыннарында да; коллективның гади әгъзаларыннан башлап югары дәрәҗәдәгеләренә кадәр. Армияне идарә итү иң түбәннән башлап иң югарыга кадәр [булсын]. Ф.Әмирхан. Түбәннән күтәрелү Иң түбәнге катлаудан, әкренләп рухи һәм рәсми яктан зур дәрәҗәгә ирешү. Без түбәннән – тормышның төбеннән күтәрелдек. Г.Ибраһимов. Айсылу – авыл советларында һәм колхоз идарәләрендә эшләүче меңләгән хатын-кызлар вәкиленнән берсе, аларның да иң түбәннән күтәрелгәне. Г.Бәширов. Түбән оч этләре (көчеге) өрү к. түбән авыл этләре (көчеге) өрү. Нәрсә ашарга? Түбән оч этләре бик каты өрә башладымыни? И.Гази. Түбән тәгәрәү Белем дәрәҗәсе, кешелек сыйфатлары ягыннан башкалардан артка калу, булган дәрәҗәне югалту. Ә күп, яхшы эшләгән кеше түбән тәгәри алмый. А.Мифтахетдинов. Юк инде! Зәринә үз кадерен үзе белә торганнардан! Бервакытта да ул дәрәҗәдә үк түбән тәгәрәмәс... Г.Әдһәм. Түбән төшү к. түбән тәгәрәү. – Моңарчы сезгә хөрмәтем зур иде. Хәзер... – Мин сезнең каршыда түбән төштеммени? Г.Әпсәләмов. Гөлкәй Салихҗановна, алай түбән төшмәгез, совет хатын-кызларына тиешле булганча, үзегезне горур тотыгыз. Х.Ширмән |