ТҮБӘЛЕК и. 1. 1) к. түбә I (5 мәгъ.). Авылдан шактый арырак, түбәлектә, ерактан уенчык тартма кебек кенә булып трактор вагоны --- күренә. Ф.Хөсни. Иванны ике атлы казак түбәлек артына алып китте. Г.Минский

2) Түбә ясарга дип әзерләнгән материал. Капка, түбәлек, тәрәзәләр – барысы кайтарылган. Авыл офыклары

2. с. мәгъ. Түбә өчен яраклы, (бер) түбәгә җитәрлек. Түбәлек такталарыңны әзерләп куй. X.Вахит. Акчалы кешеләр күбәеп килә, кемдер бура ала, кемдер түбәлек шифер кайтарта. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә