ТҮБӘЛӘШҮ ф. сөйл. 1) Сугышу, кыйнашу. Абзагыз кайчандыр бандитлар белән түбәләшкән, кызлар сөйгән шәһәрдә йөри. И.Гази. Сахипгәрәй илә Дәүләтгәрәй түбәләшеп [һәлак] булдылар. Шура 2) Гаугалашу, даулашу, җәнҗал куптару. Әтиең белән түбәләшергә дә җыенып өлгердеңмени әле? Ф.Бурнаш Түбәләшә башлау Түбәләшергә тотыну. Арттан килгәне: «Һәр ни булса, синең бәхетең», – дип тарткалаша торгач, гауга зурга китте, йодрыкка-йодрык түбәләшә башладылар. К.Насыйри Түбәләшеп алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә түбәләшү |