ТҮБӘЛӘ’Ү ф. сөйл. 1) Тәнне авырттырырлык итеп күп тапкырлар сугу; кыйнау, тукмау. Нервыларының соңгы чиккәчә киерелгән шундый чагында, егылганны түбәләгәндәй, Гайсә шалтыратты ---. Ф.Садриев. Бүтәннәр дә түбәли инде бу егет сәләмәсен. Р.Кәрами. Берәүләр егылганны түбәләргә кушалар, икенчеләре, аякка бастыру мәслихәт, дигән фикердә торалар. Ф.Баттал 2) Әрләү, битәрләү; орышу, тиргәү. Бәхетсезне, көчсезне түбәләү, рәнҗетү – үз намусыңны аяк астына салып таптауга тиң түбәнлек. М.Хәсәнов. Егылганны түбәләү нигә кирәк? Мин карт кеше, авыру кеше, авыру кеше белән булышу нигә кирәк? Р.Батулла Түбәләп ташлау Тиз арада, ачу белән, кызып китеп түбәләү. Бүз җегет заманымда тукалның җылкысын урлап бер тотылдым. Аркамны ярганчы кыйнадылар. Шуннан бирле һичбер адәм кул тидергәне юк иде... Бүген яман бер кимпер ил алдында түбәләп ташлады... Г.Ибраһимов Түбәли башлау Түбәләргә тотыну. Күземә яшь килде, янымдагы бүз балаларга: «Картны куя бирегез, китсен, күңелем бозылды», – дидем. Берәүсе телемне алмады, яңадан түбәли башлады. Карт аягыма егылды ---. Г.Ибраһимов Түбәли бирү Түбәләүне дәвам итү. Кемгә зарланганымны үзем дә белмичә: – Ыч... ычкындырдык!.. Шундаен тайменьны ычкындырдык!.. – дип, мин һаман җирне түбәли бирдем. В.Астафьев |