ТҮБӘ I и. 1. 1) Бинаны, корылманы өске яктан ябып, аны кар-яңгырдан саклый торган каплама. Кая карама – салам түбә, җимерек каралты-кура, тал чыбыгыннан үреп балчык белән катырган ихата. М.Хәсәнов. Карт, тәмәкесен суыра-суыра, --- күрше йортларның карлы түбәләрен күздән кичерде. С.Шәмси

2) Башның иң өске өлеше. Көндезге кояш та баш түбәсен кыздыра, тирләрне дә юып төшерәсе килә. Ф.Галиев. Урта буйлы бу картның баш түбәсе самавыр җизедәй ялтырый, ә чигәләрендә һәм түбәсе артында яңа яуган кар сыман чәчләре дулашып тора. Б.Камалов

3) Нәрсәнең дә булса өске өлеше, башы. Кепканың козырёгы тырпайган, сигезгә бүленгән түбәсендә --- төймәсе дә бар. А.Гыйләҗев. Кунакларның берсе түбәсе очлайган, маңгаенда зур кызыл йолдызлы шлем кигән. М.Мәһдиев

4) Берәр биек нәрсәнең (мәс., тау, агач һ.б.ш.ның) очлаеп торган өлеше, башы. Тау түбәсе – ап-ак ташлык, үлән бик сирәк, урта бер җире чокыраеп тора. Ә.Еники. --- күпме генә менсәң дә, ул кыяның түбәсенә менеп җитә алмаячагыңны аңларга кирәк ---. И.Юзеев

5) Кечерәк калкулык, калку урын, кашлак. Тигез җирдән түбә җир күп. Мәкаль. Урманны чыгып, Юкә борыны дип йөртелә торган түбәгә күтәрелгәч, Сәфәргалинең күз алдында авыл --- уч төбендәге кебек булып ачылып калды. Ф.Хөсни

6) мат. Ике туры сызыкның почмак ясап кисешкән ноктасы. [Лобачевский], Кейда, Ригель һәм Сириус йолдызларын өчпочмакның түбәләре итеп алып, гаять зур космик өчпочмак төзи. Җ.Тәрҗеманов. Өчпочмакның А түбәсеннән АD медианасын үткәрәбез һәм аның өстендә М ноктасын алабыз. Югары математика нигезләре

7) диал. Чорма. Соңыннан тыгызлап тутыргач, [казылыкны] өй түбәсенә элеп куялар да өлгереп җиткәнен көтәләр. Н.Әхмәдиев. Түбә башыңны былтырлары гына яптырган идең бит әле? Х.Ибраһимов

8) сир. Түшәм

9) Кемнең яки нәрсәнең баш өсте, турысы. Үз түбәсендә кара болытның куерганын, яшен ялкыннары уйнавын күргәч, татарның авыр йокылы катламы да сискәнде. Г.Ибраһимов

10) Кыяклы үсемлекләрнең сабак очында озынча булып укмашып утырган орлыклар теземе, башак. Түбә туклыгы

11) күч. Иң түбән нокта, иң түбән урын. Мин, бер тәгәрәп, бер торып, чокырның түбәсенә хәтле төш[тем]. Ш.Камал

12) күч. Яшәү урыны. Кыз бала гомер буе ата-ана түбәсе астында яшәми. М.Хәсәнов. Ә болай баш өстендә үз түбәсе булмаган килеш эт тибенгесендә йөреп, ул гомумән кешелектән дә чыгарга мөмкин. Ф.Садриев. Киресенчә, мондагыларның баш очында түбә бар, бөтенләй үз куышы булмаганнарны кайгыртырга кирәк башта, диләр. М.Маликова

13) күч. Җинаятьчел даирәдә аерым бер төркемнең, билгеле бер сумманы даими түләп бару бәрабәренә, физик яки юридик затларны ихтыяри яки мәҗбүри саклавы, яклавы; шуның белән шөгыльләнүче затлар. Бүген җыен вак-төяк ышпана бәйләнми, чөнки без яллаган «түбә» Казанны дер селкетеп тора. Н.Гыйматдинова. Хәзер төркемнәр «бизнес» белән шөгыльләнә, күбесенең үз эчендә уртак кибетләре бар, --- кемдер башкаларга «түбә» ясый ---. Х.Ширмән

2. с. мәгъ. Калкуланып торган, калку. Аның кодрәте белән кырларда карлар ашыгып эри, түбә җирләр көннән-көн ачыла бара ---. Ә.Еники. Бу түбә урын иде. Х.Камалов

Түбә асты Ми, зиһен, акыл. Бармы синең түбә астыңда берәр шомың? Ф.Хөсни. Түбә астына алу Кемне дә булса яклау, саклау, химая итү. Зур гына кибет ачылды. «Ачылган – ачылган. Бик яхшы. Хәзер аны үз түбәбез астына алырга кирәк», – дип уйлады «Таулар» төркеме лидерлары. Ә.Сафиуллин. Түбә астына керү 1) Төзелеп бетмәгән бинаның түбәсе ябылу. – Аллага шөкер, түбә астына керде, калганы әкренләп эшләнер, – диде Габдрахман карт. Яңарыш; 2) Кемнең дә булса яклавына, саклавына сыену. Әгәр [кибет хуҗалары] «түбә астына» керергә теләмәсәләр, ягъни акча түләп торудан баш тартсалар, ни буласы билгеле: я анда янгын чыга, я шартлый, я хуҗасы физик көчләүгә тартыла. Ә.Сафиуллин. Түбә башына утырту к. төп башына утырту. Түбәгә менеп төшү гади с. 1) Башына сугу. Ачуымны китермә! Түбәңә берне менеп төшәрмен. Г.Насрый; 2) Ачуланып, тиргәп алу. Түбәгә менү Артык узынып китү, башкалар белән санлашмау. Түбәгә тукмак кундыру к. түбәгә менеп төшү. – Кадереңне белсәләр ярый, – дип сүзгә кушылды Плеханов, – югыйсә шулай килеп чыга: син аларга ярдәм итәсең, алар соңыннан синең түбәңә тукмак кундыралар. Г.Әпсәләмов. Түбәдән кереп аягыннан чыга алырлык (торган) Үткен, чая. Иптәшем түбәңнән кереп аягыңнан чыга алырлык бик шома кыз иде. Шулхәтле үгетләп ялварынды, сабырым төкәнеп, ризалык бирергә мәҗбүр булдым. Р.-Н.Гүнтәкин. Түбә кыйшаю Акылга җиңеләю, акылдан язу, юләрләнү. – Мин сиңа рәнҗер идем, Ирек, әмма... – Ул нәрсәдер уйлап торды да өстәп куйды: – Синең әзрәк түбәң кыйшая башламадымы икән? Шуңа күрә рәнҗемим. Ф.Садриев. Түбәсе күк белән япкан Хәерче, йортсыз-җирсез (кеше). Түбәсе күккә ашу к. түбәсе күккә тию. Түбәсе күккә тию 1) Бик биек булу (биналар, таулар тур.). Без заводлар, йортлар торгызабыз, Түбәләре күккә тиярлек. Ә.Ерикәй; 2) Бик нык шатлану, куану, канәгать булу. Беләсе иде, аларның беренче мәхәббәт җимеше кем булыр икән: малаймы, кызмы? --- Малай булса, Мөниренең түбәсе күккә тиясен белә. Н.Әхмәдиев. Гадилнең: «Иркенләп утырыйк әле, Яңа елны бер көн алдан каршы алыйк», – дигән сүзләрен ишеткәч, Тәбриянең түбәсе күккә тиде... М.Маликова. Түбәсенә карасаң, түбәтәй төшәрлек Биек. Менә шунда район башлыгының ахириеме, туганымы, атасы җиренә килгән кебек, урман кырыеннан эчкә кереп, наратларны, юкә һәм имәннәрне кистереп, түбәсенә карасаң түбәтәй төшәрлек хан сарае салдырып ята икән. З.Фәйзи. Түбәсенә күсәк төшү Кылган гамәлләр өчен берәр җәзага тартылу. Зөфәр Шәрипович иң әүвәле теге кешенең үлүен теләде. Ул чакта Батталовка котылмак юк, Арслановның да түбәсенә ару гына күсәк төшәчәк. Ф.Садриев. Түбәсенә суккан (бәргән) төсле (кебек) Көтелмәгән хәбәрдән югалып калу. Шул сүз тегенең түбәсенә суккан төсле булды, тыгылды, сүзен әйтә алмый башлады. М.Гали. Зәйтүнәнең бу сүзләре Әүхәдинең түбәсенә тимер чүкеч белән бәргән төсле булды. Ул агарынды, иреннәре калтыранды. К.Тинчурин. Түбәсеннән ашкан Җитеп арткан, кирәгеннән артык, күп. Үзеңә кирәкле запас частьларны миннән таптырыргамы әллә исәбең? Минем синнән башка да мәшәкатьләрем түбәмнән ашкан. Г.Тавлин. Клараның шатлыгы түбәсеннән ашты. А.Хәсәнов. Түбәсеннән тутыру Әйберне нәрсәгә дә булса тәмам тутырганчы салу, түбәләмә итеп тутыру. Иван Иванович зур гына җамаякны түбәсеннән тутырып, уртасына көнбагыш мае салып, тары боткасы бирде. И.Салахов. Түбәсе салам белән капланган к. түбәсе салам белән ябылган. Түбәсе салам белән ябылган «Сүзнең ни турында барганын, эшнең нәрсәдә икәнен аңлый» дигән мәгънәдә (еш кына чит милләт кешеләре тур.). [Сергей] безнеңчә дә яхшы сукалый: түбәсе карабодай саламы белән япкан, димәк... Ш.Бикчурин. Түбәсе түшәмгә ашу к. түбәсе күккә тию. Түбәсе түшәмгә тию к. түбәсе күккә тию. Бер-ике сәгать азапланганнан соң, --- магнитофон, ниһаять, әйбәт кенә эшләп киткән иде. Моны күреп торган Якуп Сәйфинең түбәсе түшәмгә тия язды. Э.Касыймов. Түбәсе тишек к. түбәсе салам белән ябылган. Тик, Әнисә кызым, әйткәнем булсын, кеше-карага күрсәтмичә генә эч инде. Дус бар, дошман бар, дигәндәй. Күршеңнең түбәсе тишек түгелме? Г.Әпсәләмов. Янәшәдәгесе --- кызның йөз ямаулы сырма җиңеннән тартып: – Апаем, күп сөйләшмә инде, берәрсенең түбәсе тишек булуы бар, – диде, ярым пышылдап. А.Әхмәтгалиева. Түбәсе түшәмгә җитү Һәр яктан да камил, җитеш булу. Шабанов та һәм редактор да, «Күңелле балалар»ның түбәсе түшәмгә җиткән инде дип, үзләрен тынычландыру юлына бас[мыйча], --- китапка кергән әсәрләрнең кимчелекле якларын төзәтү өстендә күп кенә эшләргә тиешләр. Л.Җәләй. Түбә чәче үрә тору Бик нык курку яки гаҗәпләнү. Менә танк коры елганы да үтеп чыкты. Тавышыннан җир селкенә. Түбә чәчләре үрә тора. Ф.Шәфигуллин. – Аның белән бәйләнсәң! Кайтып төшү белән милициягә йөгергән! – Нәрсә, нәрсә? – Чуртанның түбә чәчләре үрә торды. М.Насыйбуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә