ТУ’Я и. гр. Кипарислар семьялыгыннан тәңкәсыман ылыслы мәңгеяшел вак агач яки куак; савыр. Чинар, платан агачларыннан, куаклардан иртәнге салкынча һавага искиткеч затлы куе ис – туя куаклары исе таралган ---. М.Мәһдиев. Су буйларында миләш, шомырт, балан, алмагач, туя агачлары, артыш куаклары күзне иркәли. Г.Габидуллина |