ТУЮ ф. 1) Ашау-эчү нәтиҗәсендә ачлыкны һәм сусынны бастыру; туклану; ашап-эчеп канәгатьләнү. Ашап тую алдыннан гына, моңарчы кайдадыр йоклап яткан Низами килеп чыкты. Н.Фәттах. Көннәрдән бер көнне Мөнирҗан да мәктәптән (әбисе ни өчендер аны «мәптек» ди) кайтып ашап кына туйган иде, Фазыл килеп керде. Н.Әхмәдиев

2) Берәр нәрсәдән канәгатьләнү. Кама, уйнап туйган кебек, юаш кына тынычлана башлады. Г.Әпсәләмов. Раушания исә судан туярга уйламый да, чыркылдый-чыркылдый әтисе кулында йөзә бирә. М.Вәлиев

3) Кирәгеннән артык еш яки күп күрү, ишетү, куллану, күп кабатлану яисә һаман бер төрле булу аркасында берәр нәрсәдән, эштән, кешедән һ.б. күңел кайту, бизү. Наилә беренче тапкыр елый-елый, маңгаен өстәлгә бәрә-бәрә зарланды: «Туйдым бу тормыштан!» А.Гыйләҗев. Туйдым, бик туйдым моның сүзләреннән. Ф.Баттал

4) Берәр сыеклык белән тулысынча туендырылу, сеңдермәс хәлгә килү. Коры җир өстенә төшкәч, тамчы сеңә алмый мөлдерәп-тирбәлеп тора да тәгәрәп китә. Гүя җир дымнан тәмам туйган. Ш.Галиев

5) Туклыклы матдәләрне җитәрлек туплау, тулу, тәмам өлгерү (башак, ашлык тур.). Ашлыкларның туйган вакыты җитте, җәмәгать, рәхәтләнеп ял итәргә була. Казан утлары

6) күч. Берәр нәрсәгә булган ихтыяҗ, мохтаҗлык бетү. Бик азлары гына кире әйләнеп кайтты, алары да саулыкка туймаган ярты-йорты кеше иде... Р.Кәрами. Кайчакта башына мантыйкка сыймас уйлар килеп куя: берәр җирдә, җиде диңгез артында, мисал итеп тотарлык кына булса да, акчага туйган хатын-кыз бармы икән ул? К.Кара

Туеп бару Аз-азлап, акрынлап тую. Кечкенә генә җиңү! Үз-үзен югалта башлаган, көченә ышанычы кимегән, сабырсызлыктан гасабиланып, тормыштан туеп барган кешенең беренче җиңүе. Ф.Яруллин

Туеп бетү Тәмам тую. Суынды шул, суыну гына түгел, тәмам килешләреңнән туеп беттем инде. Г.Камал. Әгәр кешегә сандугач сайравын көне-төне тыңлап торырга туры килсә, ул сандугачтан тәмам туеп бетәр иде. Г.Рәхим

Туеп җитү Тую дәрәҗәсенә җитү. Кислород аз булганга, йокы да бик туеп җитми. З.Мәхмүди. Морзаның сүзендә түгел, йөзендә дә ризасызлык галәмәте сизелмәвенә тәмам инангач, лоджиядән кереп китте һәм, кулына ике банан тотып, әйләнеп тә чыкты: – Бая синең тамак туеп җитмәде сыман. Ф.Баттал

Туеп килү Тую алдында тору, туя башлау. Яңа [икмәк] өлгерергә дә ерак калмас: арыш туеп килә бит инде. И.Гази. Аның тамагы туеп килә иде бугай. Ф.Яхин

Туеп китү Билгеле бер вакыттан соң тую. Бөтенесеннән, барысыннан туеп киткән кешенең үзе теләгәнчә яшәргә хакы бар бит инде! М.Вәлиев. Сизеп аның татлы тәмен алар Туеп киткән төсле булганнар. А.Нәҗми

Туя бару Вакыт үткән саен күбрәк тую. Балаларының көннән-көн үзеннән туя баруларын күреп, сизеп ята Мансур. Г.Галиев

Туя башлау Туюга якынлашу. Хастаханәдә миннән туя башлаганнар иде, курортка барып булса, алар – миннән, мин алардан бераз ял итәр идем. Ф.Яруллин. Ипигә яңа гына туя башлаган еллар. Р.Миңнуллин

Туя төшү Элеккегә караганда ныграк тую. Ат куа башлагач, тамак туя төште. Ә.Моталлапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә