ТУШЬ и. нем. 1) Язу-сызу, рәсем ясау өчен махсус ясалган кара яки башка төстәге сыек буяу; кытай карасы. Аяз күк йөзе кебек зәңгәрсу кәгазьгә кара тушь белән язган хатың кулымнан төшеп китә. Г.Рәхим. Хат яхшы сызым кәгазенә тушь белән язылган, имзасы юк. М.Маликова

2) Керфек буявы. Иреннәренә, күзләренә килограммлап иннек вә тушь сылаган гүзәл кыз, Камырҗанның кочагыннан төшеп, кешечә исәнләшәсе урынга шаркылдап көлә башлады. Х.Ибраһим. Битен ясау аңа да проблема булмады: --- тушьлар, гельләр, ирен буяулары, кара, коңгырт, куе кызыл төстәге карандашлар, тагын әллә ниләр эшкә җигелде. Н.Көбәш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә