ТУФРАКЧЫЛЫК и. 1) к. туфрак белеме. Агрономия нигезен ботаника, үсемлекләр физиологиясе, генетика, биохимия, микробиология, туфракчылык кебек фәннәр тәшкил итә. Казан утлары

2) тар. Идел буе төрки халыклары союзы төзү максатын куйган иҗтимагый-сәяси хәрәкәт. Мәҗлестә, Идел-Урал штатын төзү өчен, аерым бер комиссия сайлана, һәм сигез кешедән торган бу комиссиягә Г.Ибраһимов, Г.Шәрәф, И.Алкин, Г.Акчурин, С.Атнагулов, Ф.Сәйфи, С.Енгалычев, И.Хәлфин керә (болар һәммәсе дә – «туфракчылык» идеясен яклаучылар, «төркичеләр»дән бу комиссиягә берәү дә керми). С.Максуди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә