ТУФРАКЧЫ и. 1) Туфракчылык белән шөгыльләнүче белгеч; туфрак белгече

2) тар. Туфракчылык хәрәкәте тарафдары. Шулай итеп, дәүләтчелек мәсьәләсендә туфракчыларның һәм төрекчеләрнең уртак фикергә килү мөмкинлеге гамәлгә ашмады. Казан утлары. Вәлиди берүзе генә бик дөрес юлда – Россияне федерация итү, милләтләргә җирле автономия бирү (туфракчылар мәсләге) юнәлешендә тора да, татарлар һәрдаим унитарист булып чыга. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә