ТУФРАКСА и. 1) Өйдән җылы чыкмасын өчен, түшәм өстенә салына торган туфрак белән аралаштырылган пычкы чүбе катнашмасы. Түшәмнәренә кадәр селкенде бугай, мич кырыендагы такта арасыннан туфракса коелып, нәкъ Исхак өстенә туры килде. Н.Әхмәдиев. Шулай көлешә-көлешә эшләгән чагында, кечкенә энеләре Рәсим туфракса тузаны арасыннан бер пар күнитек табып алды. Ф.Яруллин

2) Түшәмнең туфрак салынган өске, түбә ягы; чорма. [Кешеләр] мәтрүшкә, гөлҗимеш чәчәге, тагы башка шундый чәчәкләр җыеп алып кайтып, шуны көлтәсе белән туфраксаларына менгезеп асалар. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә