ТУФРАКЛЫ с. Туфракка буялган, пычрак; туфрак кушылган. Ул туфраклы кулы белән уң яңагын сыпырып алган булса кирәк, бармак эзләре сузылып калган. Г.Әпсәләмов. Туфраклы кар йомгагы эчендә кеше белән бүре ауный; кем кемне нишләткәнен аңлап булмый: бүре ыркылдаганы белән кешенең көчәнгәне генә ишетелә. Р.Батулла |