ТУФРАК и. 1) Җир кабыгының үсемлекләр дөньясы тереклек итә торган өске катламы. Йомшак туфрак аның итек табаны астында батып-батып калды. Н.Фәттах. Тырналган җирләре үтереп сызлау өстенә кан саркып, туфрак белән буталып, пычранып беткән. Ф.Яруллин

2) Тузанга караганда эрерәк балчык кисәкләре. Сугу-кыйнаулардан танымаслык хәлгә килгән мәетне һаман мәсхәрә итүдән туктамыйлар: таш, туфрак аталар, битенә төкерәләр. Я.Шәфыйков

3) күч. Теге яки бу күренешләр, вакыйгалар һ.б.ш. барлыкка килгән яисә бара торган, кешеләр туып-үскән һ.б.ш. урын, мохит, җирлек. Без анда тимер юл челтәренең үзәк урыны булган Украина туфрагында шактый гына күперләрне җимердек. Т.Гыйззәт. Әдәбиятка Әхсән Баянны, Хәсән Сарьянны, Суфиян Поварисовны, Ринат Хәйрине, Марат Кәбировны биргән туфрак ничек шигъри булмасын инде! Р.Миңнуллин

4) күч. Як, ил; туган җир. Ул туфрак – минем туып үскән җирем, халкым һәм безнең чынбарлык. Н.Нәҗми. Шуны белгәнгә күрә, үз исемемнән түгел, син яралган туфрак исеменнән сорыйм: синең алда бернинди гаебе юк аның, гафу ит син туган җиреңне. Ә.Баян

5) күч. Кабер. Тукай абыебыз әйтмешли, җәсәден туфрак алды. Т.Галиуллин. Кайсы ананың газиз баласы ята салкын туфрак кочагында? Г.Гыйльманов

Туфрагы җиңел булсын Үлгән кешегә карата теләк рәвешендә әйтелә. Эчтә, сүрән ут яктысында җиде карчык, Коръән укып, мәрхүмәнең туфрагы җиңел булуны теләп, гүяки тагын да кемнәрнеңдер килеп керүен көтеп утыра иделәр. Ф.Яхин. Туфрак булу Юкка чыгу, бетү, үлү. – Кайтып җитәмме инде, Фәридә җаным, әллә шушында туфрак буламмы, – диде Ислам, үз-үзен кызгандырган булып. Н.Фәттах. Күп татарлар, бәхет эзләп, чит җирләрдә туфрак булган. Д.Салихов. Туфрак итү Юкка чыгару, бетерү, тар-мар итү. Ханнар явын туфрак итмәсме? М.Җәлил. – Бер кагылуда мин теләсә кемне яңадан туфрак итә алам, – ди елан. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә