ТУФЛИ и. гр. Аякның тубык сөягеннән түбән өлешен генә каплый торган сай аяк киеме. Чөнки чыршылар янына кар ерып керергә кирәк, ә Фәләхнең аягында шәһәр көязләре киеп йөри торган көзге ялтыравык туфли: юлдан читкә атлау белән, балтырына кар тулачак. В.Нуриев. Рәшидә апа: «Үкчәле туфли кисәң, әйбәтрәк булыр, буйлырак күренерсең», – дигән иде. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә