ТУФАН и. гар. 1) дини Нух пәйгамбәр заманында җир астыннан чыккан су һәм күктән яуган яңгыр сәбәпле бөтен дөньяны су басу. --- туфан чыгасын белеп, Нух пәйгамбәр зур көймә ясаткан, һәм туфан чыгып бөтен дөньяны су басканда, үзенең якын кешеләре белән көймәдә котылып калган. Н.Фәттах. Ходай, ачуланып, туфан китергән, кешеләрне батырган. А.Садыйкова 2) Бик көчле яңгыр, су ташкыны, су басу. Ил кадәр илне юк итте бит, гүя туфан калыкты, гүя туфан, дөньяны су басты. М.Хәбибуллин. Безнең бабайларның сөйләүләре буенча, алар Урал тауларында туфан үткәнне көтәләр. Ф.Бәйрәмова 3) Тузан, ут өермәсе, ком яки кар бураны. Ноябрь чыгып җиткәне юк әле, шулай да дөнья кар туфаны астында калып, җир йөзен тирән көрт басты ---. Г.Ибраһимов. Аннан соң туфан калыкса да куркыныч түгел. М.Әмирханов 4) күч. Нәрсә дә булса бик күп булу, берәр нәрсә ташкыны; ташкын, көчле агым. Су астыннан караган сыман: рухи дөньяны яшь туфаны баскан. Ш.Галиев. Кайнар кан туфаны күтәрелә. Ф.Гыйззәтуллина |