ТУФ и. лат. 1. Төзү материалы буларак кулланыла торган күзәнәкле вулканик яки утырма тау токымы. Вулкан атканнан соң, җиргә коела торган көл грекча «тефра» дип, вулкан көле катканнан соң хасил булган таш «туф» дип атала. Н.Фәттах. Ватылган тау токымнары көпшәк (вулканик көл, вулканик ком) һәм береккән (вулканик туф, күбекташ, туф лавасы) төркемнәренә бүленә. Төзү материаллары 2. с. мәгъ. Туфтан эшләнгән, туфтан ясалган. Туф йорт |