ТУУ ф. 1) Дөньяга килү. Сугыш беткәннән соң нәкъ өч елдан мин туганмын. Н.Нәҗми. Була бит шундый гаделсезлек: адәм баласы анадан туганда ук зәгыйфь булып туа. М.Мәһдиев 2) күч. Берәр күренеш барлыкка килү, килеп чыгу, пәйда булу, формалашу. Шуңа күрә бездә милли мәгариф тә, милли университет та, татар фәне дә, татар җәмгыяте дә, ахыр чиктә татар дәүләте дә туа алмый. И.Әмирхан. Бар хаталар, үпкәләр, үткәннәр, рәнҗегән кешеләр биредә кала – яңа урында тормышны өр-яңадан башлап җибәрергә мөмкинлек туа. М.Маликова 3) күч. Уяну, яңару, барлыкка килү (хис, уй һ.б.ш. тур.). Һөҗүм башланган көннән үк аның уңышлы узуына шик туды. З.Зәйнуллин. Бу бик матур кешегә – олы язучыга карата ихтирамым, мәхәббәтем шул чакта ук туды. А.Хәсәнов 4) күч. Башлану, килү. Син монда бик моңайма, төн артыннан көн туа, дип әйтә торганнар иде безнең авыл картлары. Г.Әпсәләмов. Таң туа офыкта алланып. С.Якупова 5) күч. Яңа стадиягә керү. – Аннары шул: сигез көннән, кияү, төн үзәге авышкач, беренче әтәч кычкырыр алдыннан, яңа ай туа, – диде Утташ кам, ашыкмыйча гына, күзләрен йома төшеп. Н.Фәттах ◊ Тумаган балага бишек кору к. тумаган балага бишек ясау. Муллалар, үз мәхәлләсендә ничә кыз биреләчәген, ничә килен ярәшеләчәген күптән санап куеп, ничаклы никах вә садака акчасы керерен әллә кайчаннан хисаплап, тумаган балага бишекләр корып беткәннәр иде. Г.Ибраһимов. Тумаган балага бишек элү к. тумаган балага бишек ясау. Тумаган балага бишек элмиләр. Мәкаль. Тумаган балага бишек ясау Әле эшләнмәгән эшнең нәтиҗәләре турында фараз итү, нигезсез планнар кору; алдан шапырыну, мактану. Үзегез дә беләсез: тумаган балага бишек ясамыйлар. И.Нуруллин. Тумаган балага күлмәк алу к. тумаган балага бишек ясау. Тумаган балага күлмәк алу кебек була инде бу. Татарстан яшьләре. Тумаган балага күлмәк тегү к. тумаган балага бишек ясау. Алай да, яхшылап уйлап карагыз әле, чөнки «тумаган балага күлмәк текмиләр» диләр андый очракта. Сөембикә. Тумаган тайга атлану к. тумаган балага бишек ясау. Тумаган тайга атланма, билен сындырырсың. Әкият. Тумаган тайга атлану шул үзе була инде. З.Мәхмүди. Тумаган тайга йөгән кидерү к. тумаган балага бишек ясау. Аннары халыкта «тумаган тайга йөгән кидермиләр» дигән бик мәгънәле әйтем барлыгын да онытмасак иде. Кызыл таң. Тумаган тайга йөгән үрү к. тумаган балага бишек ясау. Тумаган тайга йөгән үрмиләр. Мәкаль. Тумаган тайга йөгән ясау к. тумаган балага бишек ясау. Тумаган тайга йөгән ясый торган заманнар үтте инде. М.Мәһдиев. Тумаган тайга каеш камыт к. тумаган балага бишек ясау. Ничек инде, иптәш Харисов, тумаган тайга каеш камыт, дигән кебек була түгелме соң бу? Р.Төхфәтуллин. Тумаган тайга нукта үрү к. тумаган балага бишек ясау. Тумаган тайга нукта үрмә. Мәкаль. Тумаган тайны дагалау к. тумаган балага бишек ясау. Тумаган тайны дагаламыйлар. Мәкаль. Тумаган тайны иярләү к. тумаган балага бишек ясау. Тумаган колынның билен сындыру к. тумаган балага бишек ясау. Чыннан да, тумаган колынның билен сындыргандай кебегрәк булды. Казан утлары. Тумаган тайның билен сындыру к. тумаган балага бишек ясау. Халык мәзәгендәгечә, без тумаган тайның билен сындырган булганбыз. Ә.Баян. Ярый, тумаган тайның билен сындырмыйк, алдагы уңышлар өчен бер дога. Г.Каюмов. Тумаган тайның бил сөяген сындыру к. тумаган балага бишек ясау. Тумаган туры алашаның бил сөяген сындыру к. тумаган балага бишек ясау. Тумаган туры алашаның сөяген сындырмыйлар. Мәкаль. Тумаган тайның тиресен бүлешү к. тумаган балага бишек ясау. Алар һаман тумаган тайның тиресен бүлешәме? В.Имамов. Тумас борын Бик иртә; вакытыннан алда; яшь килеш. Тумас борын тәмәке тарталар, тумас борын аракы чөмерәләр хәзер яшьләр. З.Мәхмүди. Тумас борын картайган Үз-үзен тотышы картларча булган яшь кешегә карата әйтелә. Ләкин күп тә үтмәде, көлеп-елмаеп, хушбуй исләре аңкытып, аның каршысына Зәкия килеп басты; җиңел генә аның кулыннан алды да, шелтә дә, үпкә дә белдергән бер кыюлык белән: – Тумас борын картайгансың икән, Һарун! Н.Фәттах. – Тумас борын картайгансың син, – дип, дорфа гына аның сүзен бүлде Ихтыяр. Р.Вәлиев Туа бару Бер-бер артлы туу; эзлекле рәвештә туу. Балалары туа барды, үлә барды. З.Зәйнуллин. Тавыш чыгарган: имеш, туа барган бәрәннәрне дәфтәргә теркәп алып, колхоз кенәгәсенә кертмәгән Зариф. Ф.Яхин. Янә күңелдә әрнүле ризасызлык туа бара. Гасырлар авазы Туа башлау Туу алдында тору, туарга тотыну. Нәрсә бу: кыз үзе миңа йөзен борганга күрә генә туган хисләнүме, әллә чын яратуның туа башлавымы? Ә.Еники. Бераздан, Фәкилә апаны гаҗәпкә калдырып, күңелдә ниндидер тезмәләр туа башлады. Г.Рәхим Туа килү Электән үк, күптәннән бирле барлыкка килү. Минем күңелдә туа килгән бушлыкны эретерлек матур сүзләр әйтеп калдырчы. Т.Галиуллин. Элек ул, клиника миннән башка яши алмый, дип уйлый иде, ә хәзер клиниканың аңардан башка да бик шәп яши алганлыгын күрә, аның элекке традицияләре әкрен-әкрен сүнә барып, яңалары туа килә. Г.Әпсәләмов Туа тору Әледән-әле туу. Радиация дип тормады, балалар туа торды, аякка баса торды, дөньяга тарала торды. Ф.Бәйрәмова. Шагыйрьләр туа торырлар, Туфаннар булмас инде. К.Сибгатуллин Туып килү Туу алдында тору, сизелә, беленә башлау. Без, язучылар, халыкның элекке тел хәзинәсеннән файдалану белән бергә, күз алдыбызда туып килә торган ул яңа сүзләрне дә вакытында ишетә һәм куллана белергә тиеш. М.Хәбибуллин. Бу җәрәхәт янында икенче бер җәрәхәт туып килә... Г.Гыйльманов |