ТУТЫЯ и. фар. 1) Аксыл күк төстәге металл; цинк. Ике ел элек, Галияр солдатка китәсе елда, йортны бакча ягына тагын бер торыкка үстергәч, Тимерша түбәне тоташтан тутыя калай белән япты, акчасын кызганмады. М.Хуҗин. Ул мур кыргыры (мородёр) байлыкны туган илгә ничек алып чыга диген әле. Тутыя табутта! Р.Сәгъди 2) Цинк кушып ясалган күз даруы. Тутыя – күзгә шифа. Әйтем |