ТУТЫРЫП рәв. 1) Зур, киң итеп ачып (күз, авыз тур.). Проводница мул авызын тутырып елмайды да, ачкычларын шылтырата-шылтырата, Искәндәргә эндәште: – Бара тор, хәзер килермен. Р.Вәлиев. Ул, беткән баш беткән инде дигән кебек, карчыкларның төпсез, нурсыз күзләренә беренче мәртәбә тутырып, батырып карады. Г.Гыйльманов 2) Мөмкин булган кадәр киң итеп; ахырына кадәр (ишек, тәрәзә, капка һ.б.ш. кебек ачыла торган әйберләрне ачу тур.). Ишекне тутырып ачып, Сәлимә керде. Н.Гыйматдинова. Ишекне, тәрәзәне тутырып ачтылар, аннан салкын һава кереп тулды. Казан утлары 3) Тулы итеп; тулысынча; бер сүзен яки авазын да төшереп калдырмыйча; бөтен тулылыгы белән. Ибраһим дип тутырып әйткән кеше юк инде бездә. Р.Вәлиев. «Бисмилла» дигән сүз белән генә чикләнмичә, әбисе өйрәткәнчә тутырып әйтә ул бу доганы: «Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим…» Г.Гыйльманов 4) Сүзне читләтеп түгел, турыдан-туры, гадәттә тупас итеп әйтү турында. Миңзаһит, барысын да тутырып әйтмәкче булып, Лира ачуын алырга теләсә дә тыелды. Ф.Садриев |