ТУТЫРУ ф. 1) Нинди дә булса сыешлыкны нәрсә беләндер тулы итү. Тукал, урта өй каршысында зур казан тутырып, ит пешерә. Г.Ибраһимов. Аларның кыланмышларын карап тору Хариска кызык тоелды: егетләр кырлы стаканны тутырып утлы суны бер сулышта йотып куялар да иписез-нисез чучка мае кабалар. А.Фәләх 2) Берәр әйбер эченә башка ваграк нәрсәләр яки сыеклык салу. Шул шакмакларны капчыкка тутырдылар һәм кухняга китерделәр. Х.Камалов. – Санаулы көн тиз үтә шул, кайтуың кая да, китүең кая, – дип, кызының сумкасына күчтәнәчләрен тутыра-тутыра, Сәвия үзалдына сөйләнеп куйды. Г.Бәйрәмова. Малай башта зур гына бер «Сникерс» тартып чыгарды, аннары борчак конфетларны, учлап алып, кесәсенә тутырды. Л.Гыймадиева 3) Анкета, бланк һ.б.ш. шундый кәгазьләрнең тиешле урыннарына мәгълүматны язып кую, теркәү. Тикшерүләрне тәмамлау турындагы документны дәүләт куркынычсызлыгы органнары кече лейтенанты икенче бүлек оперуполномоченные Мөхәммәтҗанов тутыра. Р.Мөхәммәдиев. Дәүләтшин өстәл артында авыру тарихы тутырып утыра иде, профессор кергәч, аягүрә басып, халатын тарткалады. М.Маликова 4) Нәрсәнедер сан, комплектлылык һ.б.ш. ягыннан тиешле дәрәҗәгә җиткерү, тулыландыру. Ставка карамагында булачак 469 нчы миномёт полкы сафларын Котлубаньнан килгәннәр дә тутыра алмады. С.Поварисов 5) кулин. Ризык әзерләү барышында берәр нәрсәнең (мәс. баклажанның, борычның һ.б.) алдан чистартылган эчке куышлыгына яисә кошларның тиресе белән ите арасына ит, йомырка яки башка эчлек салу. [Гөлҗамал тәтәйләрнең] Кияүләре килгән икән, тавык тутыралар. К.Тинчурин. Алдан әзерләп куелган борычларны шул итле эчлек белән тутырабыз. Сөембикә 6) Берәр ис, газ һ.б.ш. нәрсәләр бик нык җәелдерү, таралу. Хатын-кыз мәш килә, майлы таба исе урамны тутыра, күңелле була. М.Мәһдиев. Әз генә таудан менә башласаң да, котырган ишәк тавышлары чыгарып акырырга тотына, кабинага төтен тутыра. Ф.Яруллин 7) күч. Бөтен тирә-юньне, барлык буш урынны биләп алу, бөтен тирә-юньгә, барлык урыннарга таралу; күп булу. Ул әйтеп тә бетермәде, киң урамны тутырып, соры күлмәк кигән, фашистлар значогы таккан бик күп кешеләр уза башлады. А.Алиш. --- көзләрен йорт казларының урам тутырып каңгылдашып очарга маташулары күз алдына килә, салам түбә кыегына оялаган чыпчыклар, өянке башларындагы карга оялары – һәммәсе шундый якын, шундый кадерле. Ф.Яруллин 8) күч. Билгеле бер өслекне, урынны, бушлыкны биләп, тулысынча каплап алу. Иргали сәкене тутырып йоклаган балалар янына килде. М.Хәсәнов. Сәхнәне тутырыр кеше кирәк иде. Р.Батулла. Анда өстәл тутырып бәйрәм табыны әзерләп куелган! М.Вәли-Барҗылы 9) күч. Билгеле бер урынга кешеләрне, жанлы-җансыз нәрсәләрне күпләп кертү, урнаштыру. Ачлыкка түзә алмыйча, балаларына ашатырга бер уч арыш алып кайткан аналарны төрмәләргә тутырдылар, тик халык урлашудан туктамады. Т.Миңнуллин. Кешеләрне электробусларга тутырып крематорийларга яккан дөньяда тыныч тормыш турында хыяллану аңа сәер булып күренде. М.Кәбиров 10) күч. Берәр нәрсәне күп итеп кемгәдер бирү, кая булса кайтару, илгә кертү һ.б.ш. Иң сыйфатсыз товарны безгә тутырачаклар, дидем бит. Казан утлары 11) күч. Тирә-якка җәелү, яңгырап, яхшы ишетелү (тавыш, шау-шу тур.). Һәм, өй эчен тутырып, Саураның җыры яңгырады: «...Шулай да Кайтырсың шикелле тоела». М.Хуҗин. Борынгы дулкынландыргыч көй бөтен тирәлекне тутыра, бәхет иллюзиясе туа. Р.Хуҗин 12) күч. Барлыкка килү; биләп алу (хис, фикер, тойгы һ.б.ш. тур.). Көтелмәгән бу вакыйга минем йөрәгемне ашкыну белән тутырды. Һ.Такташ. Шушындый гүзәл, ак хыяллы, нечкә, пакь җанлы бер хатынның якын, ышанычлы кешесе булу аны ничектер үз күз алдында үстереп җибәрә, күңелен әйбәт бер горурлык белән тутыра иде. Ә.Еники 13) күч. Таләп ителгән эшне тиешле күләмдә үтәү. Солдат хезмәтен тутырып кайткан егет иде ул. Г.Сабитов. Нормагызны тутырып кайтсагыз, берәр пот он бирербез. Ф.Яруллин 14) күч. Билгеле бер чиккә, санга җитү (яшь, вакыт, мөддәт тур.). Ходай кушса, тиздән унны тутыра инде. М.Хәсәнов. Алтынчы дистәсен тутыра кеше. С.Сабиров. Картайды инде, картайды ул да, җитмеш бишен тутыра. Р.Сәгъди 15) күч. Баету; канәгатьләндерү; тагын да тулырак итү (рухи тормыш тур.). Туган туфрак никадәр генә үзенә бәйләмәсен, авыл артындагы канау белән әйләндереп алган зиратта ятучы әрвахлар нихәтле генә якын булмасын, әмма болар гына аның тормышын тутыра, ялгызлыгын җиңеләйтә алмыйлар иде. Ә.Еники. – Эш кенә күңел бушлыгын тутыра алмый, шәхси тормышта бәхетсез кешеләр эшләрен дә әйбәт башкармый, – ди йөрәк. Ф.Яруллин ◊ Тутырган тавык Тулы, тыгыз, ак тәнле хатын-кыз турында әйтелә. Теге ни, тутырган тавыгыма тәмле йокылар телә, күрше. Н.Гыйматдинова. Тутырган тавык кебек к. тутырган тавык. Аның артыннан ук баскычка әткәй, әткәйгә ияреп, тутырган тавык кебек таза Сәрия апа чыгып басты. Ш.Җиһангирова. Тутырган тавык төсле к. тутырган тавык. Нәшриятта дүртенче катта машинистка булып тутырган тавык төсле тулы гәүдәле бик матур ханым – Әминә апа эшли иде. А.Хәсәнов Тутыра бару Берсе артыннан берсен тутыру; акрынлап, аз-азлап тутыру. Ялчы шуларны түбәнгә ыргыткан, ә бай аларны, җыеп, капчыгына тутыра барган. А.Алиш. Киңлек уяткан уйлар, истәлекләр бушлыкны тутыра бара. Ш.Галиев Тутыра башлау Тутырырга тотыну. Бал-майларыгызны тәпәнгә тутыра башлагыз, кызыбызга исем куштыру бәйрәме үткәрергә җыенабыз. Ф.Яруллин. Мин боларны берәм-берәм сулы мичкәгә тутыра башладым. А.Хәсәнов Тутыра бирү Тутыруын дәвам итү; һаман да тутыру. Бюрократның начарлыгы хакында ни күрде, шуны карынына, ялгыш әйттем, башына тутыра бирә. Г.Камал Тутыра килү Күптәннән, эзлекле рәвештә тутыру. Аның буш, билгесез калган урыннарын акрынлап башка галимнәрнең һаман тутыра килүе әнә шул хакта сөйли. Р.Низамиев Тутыра тору Ниндидер эш башланганчы тутыру. Бар, атны алып кил, мин тутыра торырмын. А.Алиш Тутыра төшү Бераз гына тутыру, тагын да күбрәк тутыру. Аталарының тәртипсезлеген балалар тагы тутыра төшкәннәр. Аның китаплары, журналлары арасында актарынганнар. Г.Ибраһимов Тутыра язу Чак кына тутырмыйча калдыру. Ул кырлы стаканга аракыны тутыра язып салды. Ә.Еники. Зәнфирә, бер шешәне ачып, зур кружкага тутыра язып сыра салды һәм Ирекне иңбашыннан тотып торгызды. Ф.Садриев Тутырып алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә тутыру. Юра кулындагы фонарен Сашага сузып: «Син яктыртып тор, мин хәзер банканы тутырып алам», – дип, фонарьны бирде дә стенадагы теге чүмечкә үрелде. Р.Сәгъди Тутырып бару Эзлекле рәвештә тутыру. Заданиесен адәм төсле тутырып барсын әле. Заданиесен дә тутырсын, безгә дә арттырсын, вәт ул колхоз фермасы булыр! Ә.Еники. Иң рәнҗеткәне шул булды: безгә, өч кызга, бирнәгә дип әни сандыкка тутырып барган чүпрәк-чапракка кадәр калдырмадылар, дип искә ала Нәҗип аганың өлкән кызы Люция. Л.Шәех Тутырып бетерү Тулысынча тутыру, буш урын калдырмыйча тутыру. Ләкин комсыз хатын-кыз булса, бу кыйммәтле нәрсәләр белән бөтен кесәләрен, изүләрен тутырып бетерә. К.Насыйри. Имеш, өч литрлы банкага биш кило бал сыймый, син шуны да тутырып бетермисең. Ф.Яруллин Тутырып җибәрү Тиз генә тутыру. Ну, кызлар, әйдәгез, комганнарыгызны җиләк белән тутырып җибәрик. Һ.Такташ Тутырып җиткерү Тиешле дәрәҗәгә җиткәнче тутыру. Базарда сыйфатсыз ризык биреп җибәрәләр, акчаны кысып калалар, килоны тутырып җиткермиләр дип, күпләр азык-төлек, башка вак-төякне кибеттән, супермаркеттан ала. Татарстан яшьләре Тутырып килү Тутыру алдында тору. Хәзер безнең балалар өч яшьне тутырып килә бит. Ф.Яруллин. – Әйдә, түрдән уз! – диде сигез дистәне тутырып килсә дә һаман да җиңел, җыйнак гәүдәле карчык, өстәл арасыннан күтәрелеп... Г.Галиев Тутырып кую Тиз арада яки алдан тутырылган хәлгә китерү. Хәзер үк авылга кайтып китәсең дә алты йөз центнер ашлыкны капчыкларга тутырып куясың. Т.Гыйззәт. Ягылмаган өйдә өшер ату, базыңа тутырып куй. В.Нуруллин Тутырып ташлау Кинәт, күп итеп тутыру. Бишьеллык план бетүгә, товар белән дөньяны тутырып ташларбыз. Т.Гыйззәт Тутырып тору Хәзерге моментта тутыру; әледән-әле, еш, бертуктаусыз тутыру. Баш очында – калынкаш бабайның дәү рәсеме, ярты стенаны тутырып тора. А.Гыйләҗев. Шулай да аның күңелен берөзлексез шатлык һәм куаныч тойгысы тутырып торды. Н.Фәттах Тутырып утыру к. тутырып тору. Госман өй тутырып утырган яшел массага бер секундка гына күз ташлады: ә бит чыннан да шулай булуы мөмкин, шайтанның. М.Мәһдиев Тутырып чыгу Берсен дә калдырмыйча, һәрберсен тутыру. Шуннан соң тирмә почмагында торган тире капчыктан касәләргә әче бал тутырып чыкты. Р.Сәгъди Тутырып яту к. тутырып тору. Шулай байтак вакыт үткәч, Дүрткүз остаз дустының биштәренә әйберләр тутырып ятканын күрде. Р.Батулла. Тик өченче көн дигәндә, эштән кайтуына, Рамил теге даруларны сулы чынаякка тутырып ята иде. М.Кәбиров |