ТУТЫРМА и. 1) Тапалган үпкә-бавыр һәм ярма катнашмасын юан эчәккә салып пешерелгән казылык; сукта. Борынгы язмаларда «сукта» дигән сүз бар, мәгънәсе – тутырма, ягъни эчәккә ит яки башка продукт тутырып пешерелгән ашамлык. Л.Җәләй. Шунда ук кечкенә блокнотына бу тутырма дигән хикмәтнең ничек эшләнүен сорашып, язып та алды. Ә.Еники

2) Эчәккә, тавык тиресенә һ.б.ш. нәрсәләргә эчлек тутырып әзерләнгән ашамлык. Тавык жаркоеннан соң тавык муенының тиресенә тавыкларның бүтәкәләрен, йөрәкләрен тапап тутырган тутырма керә. К.Тинчурин. --- төрлечә әзерләнгән балык, шулпа, шашлык, кыздырылган баклажан, тутырма – барысы да даими рәвештә үз тәлинкәләре белән өстәлдә урын ала торды. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә