ТУТЫК и. 1. 1) Су яки дымлы һава тәэсире нәтиҗәсендә металл өстендә барлыкка килә торган кызыл көрән кунык. Рөстәм утынлыкта аунап, шактый тутык капларга өлгергән балтаны бүкәнгә кадап куйды. Ф.Яруллин. Тутык баскан калай юынгычка иелеп, краннан учына җылымса, ничектер лайлалы тоелган болганчык су агызды, кызган муенын, арт чүмечен сөрткәләде. М.Маликова

2) Саз суына көрәнсу төс һәм үзенчәлекле тәм бирә торган тимер әчесе; черек

2. с. мәгъ. 1) Тутыкланган, кунык каплаган, кунык чыккан. – Эх, гомер – тутык тимер! – диде берсе, тәмәкесен төкереп. Х.Камалов. Бар да тутык, иске, җимерек. З.Зәйнуллин

2) Тутыклы; черек; тутык катнашкан, тутыгы булган. Шыксыз сазлыкның тутык мүкләре арасында сары сулы күлчекләр торган саен ешрак күренә. Г.Әпсәләмов. Кып-кызыл тутык су килә башлады, ләкин анысы да иренеп кенә ага иде. Казан утлары

3) күч. Тоныклана башлаган. Алар арасындагы мөнәсәбәт, гомумән, мәктәп елларыннан калган тутык истәлекләрдән, очрашкан чакларда әйтелә торган «исәнме-саумы» кебек сүзләрдән ары узмый иде. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә