ТУТЫЙКОШ и. зоол. 1) Тутыйкошлар семьялыгыннан тропик һәм субтропик урманнарда яши, өй шартларында да асрала торган аллы-гөлле каурыйлы, кеше сөйләмен кабатларга сәләтле кош; попугай. Паркның аллеяларында да тутыйкошлар төрле позаларда көязләнеп йөреп тора. М.Мәһдиев. Хәтта читлектәге тутыйкошлар да тынып калган. Ф.Яруллин 2) күч. мыск. Кәпрәеп, эреләнеп йөрүче кеше. Бу тутыйкош, ичмасам, аларның гаепләү актларын укып чыкканмы соң? И.Сираҗи. Бетмәс монда синең кебек тутыйкошлар, башкаларны да хөрмәт итәргә өйрән башта. Казан утлары // Киемнәре белән башкалардан аерылып тора торган, гадәттә, купшы, чуар киенгән кеше. Бүлмәгә төз гәүдәле, ыспай киемле бер чибәр углан килеп керде. Һәммәсе карашы белән угланны капшый, янәсе, нинди тутыйкош бу? М.Әмирханов 3) күч. Ир-атларның күзе төшә торган яшь, чибәр хатын-кыз. Ходай миңа шушындый татлы тутыйкошларны күбрәк бирсен иде дә аларның иркә-назыннан бер генә минутка да аермасын иде. В.Имамов. Әмма мәгърур ир катында тутыйкош булып утыру барыбер бик тә килешә үзенә. Р.Мулланурова ◊ Тутыйкош белән чыпчыкны бер өйдә тоту Тиң булмаганнарны тиңләштерү турында. Юк инде ул, егет, тутыйкош белән чыпчыкны бер өйдә тотармын димә син. Бармак та тигез түгел. Ф.Хөсни. Тутыйкош каурыена төренгән карга мыск. Үзен акыллы, белемле һ.б.ш. сыйфатларга ия итеп күрсәтергә тырышып йөрүче кеше. Тутыйкош тоту Көтмәгәндә берәр уңышка ирешү, берәр нәрсәгә ия булу. Путин ил белән идарә иткән вакытта ике татар фамилияле кешенең министр булуын тутыйкош тоткан кебек бәяләп кабул итүчеләр дә булды: менә бит, Путин татарларны ярата... Р.Латыйпов |