ТУТЫЙ и. фар. зоол. 1) к. тутыйкош. Кулга моның кебек тутый керер дип, бик куанып, алтын күндереп, тутыйны сатып алды. М.Гайнетдин. Нәрсә калган инде бу сабыйга, дип уйлап та өлгермәдем, ул яшел тутый утырган читлек янына барып та басты. Г.Гыйльманов 2) күч. шелт. Үз фикере булмыйча, башкаларның сүзен, фикерен кабатлаучы, кешегә ияреп эш итүче кеше. Кем булсын, шул койрыксыз тутый Фәхрия инде. Г.Сабитов ◊ Тутый тоту к. тутыйкош тоту. [Сәфәргали:] Эшләрең шәптән түгел бит. [Тимерче:] Синең дә әле тутый тотканың күренми. К.Нәҗми |