ТУТЫГУ ф. 1) Тутык белән каплану. – Тик торган сөңге тутыга ул, углан, аны һәрвакыт кулда тотарга кирәк, – дип, хан ният пәрдәсенең бер почмагын күтәребрәк куйды. М.Әмирханов. Дымлы, зәһәр газлар белән нык пычранган һавада тимер коррозиягә тиз бирешә, тутыга. Төзү материаллары

2) Күп вакыт үтү сәбәпле тоныклану, ялтыравыгын югалту. Тутыккан көзге без, Җәмшид җамы без. Г.Хәйям

3) күч. Боегу; төссезләнү; чисталыгын, сафлыгын югалту (күңел, хис һ.б.ш. тур.). Бикчәнтәй агай, я әле, булмаса, тутыккан күңелләрне нечкәртеп уйнап-җырлап җибәрегез. Т.Гыйззәт. Мәхәббәт чишмәсе саекса, хисләр тутыга. Н.Гыйматдинова

Тутыга бару Аз-азлап, акрынлап тутыгу. Шушы уйлар белән йөргәнендә, ул үзенең күңеле тутыга барганлыгын тойды. Ф.Яхин

Тутыга башлау Тутыгырга тотыну. Карап тормасаң, хәзер бозыла, тутыга башлый... М.Галәү. Бәлки, чыннан да, шулайдыр: мәктәптә җиде ел буена кермәгәнне тутыга башлаган шарикларга сугыш җиде көндә сеңдерә торгандыр. Н.Әхмәдиев

Тутыга төшү Тагын да күбрәк тутыгу. Йозак тагын да тутыга төшкән

Тутыгып бетү Тәмам, тулысынча тутыгу; тутыккан хәлгә килү. Кайларда аунап яткан энә булгандыр, тутыгып беткән иде ул. Ә.Моталлапов. Тимер рәшәткә бөтенләй тутыгып беткән: нинди төскә буялганын да белерлек түгел иде. Ф.Абдуллин

Тутыгып яту Озак вакытлардан бирле тутыгу. Гамилләр келәтендә бер әрҗәдә әллә никадәр шөреп, гайкалар тутыгып ята икән. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә