ТУ’ТЧАЛАР и. күпл. Тропикларда һәм субтропикларда киң таралган, күбесенчә сөтле сыекчалары булган һәм кайберләре ашарга яраклы җимеш бирә торган агач, куак кебек үсемлекләрнең 1500 дән артык төрен берләштергән семьялык. Тутчалардан (тутовые) гади колмак (хмель обыкновенный – һумулус лупулус L.) күркәләре составында сөткә әче тәм бирүче эфир майлары бар (1 – 3 %). Агулы үсемлекләр |