ТУ-ТУ иярт. Паровоз, теплоход, машина, телефон һ.б.ш. сигнал биргәндәге яисә кайбер музыка коралларыннан чыга торган өзек-өзек тавышны белдерә. Самуил Абрамович трубканы куйган, ту-ту дигән тавышлар гына ишетелә иде, ә Мансур әле һаман трубканы ычкындырмый басып тора. Г.Әпсәләмов. Өйрәнгән теге бәләкәй чакта би-би, ту-ту дип машина белән уйнарга! Н.Кәримова |