ТУТЛЫ с. 1) Тут I (1 – 3 мәгъ.) төшкән, тут I чыккан, тут белән капланган. Тутлы калай. Тутлы бит 2) Билгеле пигментлы (тән, йөз тур.). Алар арасында бер сары тутлы малай бар. А.Алиш. Ак кием аның кара тутлы йөзен, зур кара күзләрен аеруча ачыклап күрсәтә иде. Г.Әпсәләмов. Аның киң кара тутлы маңгаендагы нәзек кара кашлары матур булып җыерылды. Х.Камалов |