ТУТКЫЛЛАНУ ф. 1) Тут басу; туткыл төшү. Йөзе туткылланган бу апаны беренче генә күрүе түгел иде малайның. Казан утлары

2) сир. Кара яну, чырай караңгылану. Бар да менә кара туткылланып, өскә җикерергә теләгән кебек торалар. Г.Исхакый

Туткыллана башлау Туткылланырга тотыну; нәрсәнеңдер туткылланганы сизелә, күренә башлау. Йөзе туткыллана башлаган

Туткыллана төшү Бераз туткыллану; тагын да ныграк туткыллану. Син дә күрдеңме, Әминәнең бите туткыллана төшкән. Сөембикә

Туткылланып бетү Тәмам туткыллану. Туткылланып беткән кулларыннан оялганга, озын җиңле күлмәкләр кия иде ул. А.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә