ТУТКЫЛ и. 1. к. тут I (2 мәгъ.). Саргайдылар каен яфраклары, сары туткыл төште үләнгә. Г.Латыйп

2. с. мәгъ. к. тутлы (2 мәгъ.). Казарма ишеге төбендә аны какча озын буйлы, үзбәкләрнеке кебек ике чит-чите бераз гына югарыга тартыла төшкән кысык күзле, туткыл йөзле капитан көтә иде. Җ.Дәрзаман. --- Дегеттәй кара чәчләр, кара туткыл бит тиресе, куе кара кашлар, саз яшеле төсендәге зур күзләр. Н.Көбәш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә