ТУТАШ и. 1) Балалыктан чыккан яшүсмер кызларга һәм күбесенчә кияүгә чыкмаган җиткән кызларга эндәшү яки атау сүзе. Тимерҗан, төшендә күргән кыз керер дип, ак күлмәкле һәр кызны җентекләп күзәтте, әмма серле туташ күренмәде. Ф.Яруллин. Ак халатлы туташ, нәрсәдер әйтергә теләгәнен күреп, аңа таба иелде. Г.Галиев

2) Элек бай кызларына гына әйтелгән эндәш сүз. Яшьтән үк Мәрьямнең колагына аның авыл кызларыннан өстенлеген, «Мәрьям туташ» булуын тукып торганнар. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә