ТУТАЙ и. 1) Сөйләүченең үзеннән олырак хатын-кыз; тәтәй. Тутай кайткан. Х.Туфан 2) Үзеннән олырак хатын-кызга олылап эндәшү яки атау сүзе (гадәттә исемнәрдән соң әйтелә). Минем анайның бертуган энесенең – Әптел дәдәйнең уртанчы кызын синең әбиең Гайшә тутай белән тудык Бәлеш Усман малаена биргәннәр иде. Ә.Еники. Гәүһәршад бикә көйләп түгел, җитди итеп әйтте: «Тулдык мирза кызы Рәхилә тутай!» Тарих эчләрендә ниләр бар? 3) Гомумән хатын-кыз. Бу тутай наз өчен, бала табар өчен, йорт нуры өчен генә яралтылган. Р.Батулла |