ТУТА и. Олы хатын-кыз кардәш; апа. Ул баланың бер тутасы бар иде, моны ишетте дә энесенә әйтте: – Синең хәтереңдә бармы, абый безгә бервакытны бер сүз әйткән иде. К.Насыйри. Шулар белән син минем беренче тутам янына барып җитәрсең. Н.Фәттах