ТУТ II и. 1) Тутчалар семьялыгыннан яфракларын ефәк корты ашый торган көньяк агачы; ефәк агачы; русчасы: тутовник. Аның әле байтак сөйлисе сүзләре калды, ул тут агачы яфрагын ашап ефәк бирүче көяләргә бер дә тукталмады. А.Алиш. Алай дисәң бит, сине шунда ук сарайдан чыгарып, беренче очраган тут агачына асып куячаклар. Ә.Еники 2) Шул агачның кура җиләгенә охшаган кызыл, ак, шәмәхә яки кара төстәге сусыл, татлы җимеше; русчасы: тутовая ягода. Тут ашасаң, тешең буяла |