ТУТ I и. 1. 1) Гадәттә кояштан һәм авырлы вакытта бит яки муен тирәсендә барлыкка килә торган кара яки саргылт тап. Бичара, бөтен авыл егетләренең күз явын алган Хәернисаның битенә тут төшә башлаган иде инде. М.Мәһдиев. Кул-аяк бармаклары кәкрәеп бетте, битләрен кара-сары тут, әллә ниткән миңнәр басты. Д.Булатова

2) Үсемлектә була торган кызгылт сары яки саргылт төстәге гөмбә авыруы; күгәрек; тутык гөмбәсе; гомумән күзәнәкләр үлүдән үсемлек сабакларында яки яфракларында барлыкка килгән коңгырт сары тап. Үләннәргә сары тут йөгергән. Н.Әхмәдиев

3) к. тутык1. (1 мәгъ.). Эшләгән тимер ялт итәр, эшләмәгәнен тут басар. Әйтем. Дагасы юк, инде тут та төшкән. И.Диндаров. Рәхмәт, балакаем, алтынга тут кунмас, яхшылык онытылмас, ди торган иде әти мәрхүм, бу яхшылыгыңны беркайчан да онытмам. С.Поварисов

4) күч. Күңелдә ниндидер хәлдән, вакыйгадан соң калган эз, тәэсир. Чыныкканга тут йокмый. Г.Хөсәенов. Кешеләргә әйтер сүзе аның күңелендә озак кайный, хис тимерлегендә тут, көектән арынып-тазарынып, әгәр шулай әйтергә яраса, чыныгып-чүкелеп чыга. Р.Идиятуллин

2. с. мәгъ. Составында кеше организмы тукымасына берәр төс бирә торган матдә булган, пигментлы. Көдрә кара чәчле, кара тут йөзле, күзләре күк йөзе кебек зәп-зәңгәр. З.Мәхмүди. Ә Нәфисәнең тут йөзе, затлы бүреге астыннан бөдрәләнеп чыгып торган кара чәчләре, бит очы алмалары, иреннәре инде, иреннәре – кызыл күмәчләр... Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә