ТУСТЫРУ ф. Баланы кулга тотып тәрәт иттерү, сидерү; аяк тоту, тәпи тоту. Мин инде, әледән-әле арбаларыннан сикереп төшеп, чак кына алга китеп баласын тустырып, соңыннан терт-терт итеп обоз артыннан йөгергән Мәрьямбикәгә игътибар иткән идем. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә