ТУСТАГАН и. 1) Чүмеч; саплаяк. Ул, башы сызлаганга чыдый алмыйча, ялантәпи килеш кенә өйалдына чыгып, андагы кисмәктән тустаган белән су алып эчте. З.Мәхмүди. Тап-такыр булып калган канлы башына бер тустаган су сипкәч, Әхмәди, ниһаять, аңына килде. Аманулла

2) Чынаяк чокыры, чынаяк йомрысы, пыяла. Әни көчләп бер тустаган чәй эчерде, «артык сүз ычкындырма» дип кисәтеп, мине мәктәпкә озатты. А.Тимергалин. Ни... хөрмәтлем, миңа токмач, тавык, бер тустаган сөтле чәй... Р.Батулла

3) Стакан яки зур рюмка. Һәркөнне төшкә кайткач, ул әтәч белән шөгыльләнә: тустаган төбенә аракы сала, аракыга борыч куша да сыйны идән уртасына куеп, әтәчне чыгара. Ә.Баян. Идән уртасындагы камыш өстәлдә ике тустаган, шешәләр, капкач та йотарлык итеп вак-вак туралган ит кисәкләре, тавык бавыры, аерым тәлинкәдә симез сарык койрыгы күренде. А.Гыйләҗев

4) Касәдән зуррак, гадәттә агачтан ясалган түгәрәк савыт, кечерәк тирән табак. Сабит соң кайтты, ашамады, бер тустаган катык сорап алды, эчәргә ашыкмады, уртлап куйгач, кунаклардан бигрәк Сөмбеләсенә карады. А.Гыйләҗев. Ә ашарга тустаган төбендә нибарысы берничә бәрәңге кала. Ф.Яруллин

5) Зур, гадәттә агач табак; шава. Кинәт теге тустаган тоткан малай белән тартмалы кеше бәрелештеләр. Р.Батулла

Тустаган күзле Зур түгәрәк күзле. Тустаганы мөлдерәмә тулу Сабырлыгы төкәнү, түземлелеге бетү. Күрәм, тустаганың чыннан да мөлдерәмә тулган синең, Иштуган. Әтиең синең урыныңда булса, болай гына шауламас иде әле. Г.Әпсәләмов. Тустаганы мөлдерәмә тулган Динә монысын чамалый иде. Ф.Җамалетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә