ТУРЫПОЧМАКЛЫК и. мат. Барлык почмаклары да туры булган геометрик фигура. Турыпочмаклыкның озынлыгын 4 см га киметеп, киңлеген 5 см га арттырсаң, мәйданы турыпочмаклык мәйданыннан 40 см2 га зуррак булган квадрат килеп чыгар. Алгебра. Билгеләр – сызыклар, контурлар, төрле төстәге һәм формадагы штрихлар, геометрик билгеләр (түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак), хәрефләр һәм берничә хәрефтән торган аңлатмалар рәвешендә булырга мөмкин. Башлангыч география курсы |