ТУРЫНДА бәйл. Кем яки нәрсә хакында, билгеле темага. Көннәрнең берендә, җаен туры китереп, тегесе төзелеш турында сөйләгәндә, Тәүфыйк аны, сиздерми генә, матур иттереп язып та алды. Җ.Дәрзаман. – Безгә күгәрчен турында инша язарга куштылар, – диде беркөн Гөлгенә, әнисенең өйдә булуына шатланып. Р.Габделхакова // Теге яки бу мәсьәләдә, очракта; турысында. Аннары профессор, Гөлшәһидә белән Мансурны үз кабинетына алып кереп, Гөлшәһидәнең булачак диссертациясе темасы турында сүз башлады. Г.Әпсәләмов. Биредә сүз кемнедер кабатлау, әзер өлгеләргә иярү турында бармый. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә