ТУРЫЛЫК и. 1) Туры, төз булу сыйфаты; кәкре, бөкре булмау. --- Тупылларда турылык; Ул турылык әллә ничә Горурлыкка торырлык. Р.Миңнуллин. Гомумән, Илдусның картиналарында кискенлек, сызыкларның турылыгы, почмакларның катылыгы күзгә ташлана иде. М.Маликова

2) Дөреслек, чынлык. Изгелек, турылык эзләп йөри, имеш! Н.Фәттах. Монда да мәңгелек турылык тапмадым дип үкенеп, ул үзенең кем икәнен ачып бирә. М.Мәһдиев

3) Гаделлек. Кылыч белән түгел, турылык һәм чынлык белән көчле кешеләр. М.Җәлил. Ул кемне генә уйнаса да, аның геройларына һәрвакыт сабыйлык, самимилек, турылык хас. А.Габәши

4) Барысын да ачыктан-ачык, яшермичә сөйли алу сыйфаты; туры сүзлелек, эчкерсезлек. Элеккеге хәрбилек, кыйты почмакларны әйләнеп үтә белмәү, турылык аның карьерасына нокта куйды. Т.Галиуллин. --- заманында, моннан ничәмә еллар элек, Зөлфия Бәйрәшева, үзенә хас турылык һәм кыюлык белән, «халыкның әхлагын һәм әдәбен торгызу өчен, мәдрәсәләр кирәк» дип язган иде бит. А.Тимергалин

5) Намуслылык, хыянәтсезлек; кемгә яки нәрсәгә дә булса тугрылык, чын күңелдән бирелгәнлек. Я, минем турылык белән хезмәт итүемә ышандыгызмы инде? К.Тинчурин. Бүген, беренче июнь иртәсендә, сугыш беткән беренче тыныч җәйдә, үз йортының өйалдында кинәт кенә Асафның хәтеренә әнә шул табигать баласы – үзе теләп фронтка киткән һәм күпме-күпме ир-ат арасында үз намусын туган җирне саклаган кебек үҗәтлек, турылык белән саклаган гүзәл кыз Зәһинә төште. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә