ТУРЫЛА’У ф. 1) Туры, төз, тигез хәлгә китерү; турайту, тигезләү. Кыекны гына турылау авыр ул. Ф.Яруллин. – Галстугыгыз кыйшайган, турылап куегыз, абый, – дип шаяртты аларның берсе. Р.Вәлиев

2) Бер предметка икенчесен яраклаштыру, тигезләү, туры китерү. Далада утырган тәртип буенча, вагоннарны тиешле урынга борып, турылап куйдылар, чатырлар өчен урын җайладылар, тракторларны, тагылма инвентарьны шулай ук тиешенчә саф-саф итеп тезделәр. Н.Фәттах. Имеш, китабыңны өстәл почмагына турылап куймадың, болай гына салдың, укучылар шуннан күреп китапка саксыз мөнәсәбәткә өйрәнәләр. М.Мәһдиев

3) Нәрсәне дә булса теге яки бу юнәлешкә бору, билгеле бер якка (урынга) юнәлтү, карату; (коралны) берәр нәрсәгә төзәү. Кыз күлгә турылап борылды да кулларын, акрын гына, бик салмак кына, торналар канаты кебек итеп җилпегәндәй итте. М.Хуҗин. Телсез үзенең биноклен тавыш килгән якка турылады. З.Мәхмүди

4) диал. Дөресләү, дөрес хәлгә кую. [Сәгать] нишләп дөрес булмасын, радио буенча турылыйм бит. Н.Фәттах

5) Билгеле бер вакытка, моментка, әйбергә, кешегә һ.б.ш.ларга туры китерү. Икеләнүгә сәбәпче, ихтимал, егетемнең туганнары Сабан туена дип турылап Сарманга килеп төшүләре һәм, хатыннар гайбәтен рәхәтләнеп тыңлаганнан соң, --- Сабан туен да көтмәенчә, ашык-пошык китеп барулары булгандыр. К.Миңлебаев. Шушы белдерүенә турылап сөйләгән беренче кыйссасы болайрак. Р.Зарипов

Турылап бетерү Барысын да турылау. --- кәкре-бөкре дөньяны Айсинә генә мамыклап, җайлап, йомшартып, турылап бетерә аламы соң?! Н.Көбәш

Турылап кую Тиз арада яки алдан туры хәлгә китерү. Малайлар юл уртасындагы стрелканы күчереп куялар да, кияү икенче юлга чыгып китә, малайлар стрелканы җәһәт кенә тагын турылап куялар да, кияү артыннан килүче кыз беренче урынга чыга. Р.Батулла. Алай көчең булгач, капка баганасын турылап куяр идең хет. Ф.Баттал

Турылап тору Һәрдаим турылау. Кияү егетләре ярдәмләшеп, читкә тәгәрәгән борчакларны кабат-кабат турылап торалар. Ватаным Татарстан. Ышанып тапшырыйк яшьләргә дилбегәне, тартсыннар, турылап тору – бездән, корылтайдан, өммәттән. Шәһри Казан

Турылый бару Вакыт үткән саен тагын да турылау. --- мөселман кинофестивале елдан-ел камилләшә, ә иң мөһиме, кыйбласын турылый бара. Мәдәни җомга

Турылый башлау Турыларга керешү. Аннары гел син эштән кайткан вакытка турылый башладым. И.Гази

Турылый төшү Тагын бераз турылау, турырак итү. Аякларын турылый төште



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә