ТУРЫЛАП рәв. 1) Берәр җанлы-җансыз нәрсәнең каршысында, турысында, янында. Сезнең өегез турылап җыела да инде безнең сарыклар. И.Нуруллин. Менә шушы авыл турылап Ык ярында бер тау куышы бар. Г.Галиев

2) Туры итеп карап, текәлеп. Солдатларның кулсызы моңарга бик турылап [карап], башыннан аягына кадәр күздән үткәрде. Ш.Мөхәммәдев

3) Нәрсәгә таба булса да туры юнәлеш алып. Кыз күлгә турылап борылды да кулларын акрын гына, бик салмак кына, торналар канаты кебек итеп җилпегәндәй итте. М.Хуҗин. Элеватордан симәнә ташучылар салган сукмакка шуннан турылап кына төшү иде исәбе. Г.Әдһәм

4) Туры иттереп; туры итеп куеп; турайтып; төз итеп. Егет, уң кулын рульдән ычкындырмыйча, сул кулына көзгене алды һәм аны җайлап, турылап, үзе каршысында тотып бара башлады. Н.Фәттах. Хисмәтнең күңеле сизенеп алды, һәм, җәһәт кенә машинасын турылап, асфальт юлга борырга өлгерде. Ф.Яхин

5) Нәрсәгә дә булса туры юнәлешне билгеләп. Аннан кыйбланы турылап, намазга басты. Ф.Бәйрәмова

6) Туры китереп. Икеләнүгә сәбәпче, ихтимал, егетемнең туганнары Сабан туена дип турылап Сарманга килеп төшүләре һәм --- Сабан туен да көтмәенчә, ашык-пошык китеп барулары булгандыр. К.Миңлебаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә